Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Динамо” Казанда татар кунакчылыгын тоймады


Бүген Казанның “Рубин”ы Киевның “Динамо”сы белән уйный. Украина футбол такымының Татарстанга килүе проблемалардан башланды. Алар бер сәгать вакытларын Казан һава аланында уздырырга мәҗбүр булган. Гәрчә Казан такымын Киевта "кешечә" каршы алганнар иде.

“Динамо” такымы җитәкчелеге һәм уенчылары Казанга килеп төшкәч гаҗәпкә калган. Һава аланында аларны журналистлардан тыш, Татарстан җитәкчелегеннән яисә “Рубин” такымыннан берсе дә каршы алучы булмаган. Хәтта җанатарлар да күренмәгән.

Казан такымы көндәшләре бу хәлгә генә түзәр иде, әлбәттә. Әмма тагын да шаккаттырганы алда булган икән. Аларга беренче чиратта һава аланында миграция картасын тутырырга кушканнар.

“Рубин” Киевка килгәч без барлык уенчыларның паспортларын җыеп алып мөхер суктырып тараттык. Алар бер секундта чикне узды. Ә без шуның өчен бер сәгать диярлек басып тордык. Бразилиялеләргә хәрефләрне берәм-берәм диярлек әйтеп яздырырга туры килде. Шундый көтелмәгән хәл тудырдылар”, диде “Динамо” клубы идәрәчесе Александр Чубаров.

Моннан тыш “Комсомольская правда” язуынча очкычка транспорт бирелмәү сәбәпле, уенчыларга барлык әйберләрен, формаларын машинага үзләренә ташырга туры килгән.

“Киевта без барлык оештыру мәсьәләләрен үзебез хәл иттек. “Рубин”нан моны көтмәгән идек. “Барселона”ны болай каршы алмаганнардыр әле”, ди Чубаров.

Шул ук вакытта “Рубин” уенчыларының үз проблемалары. Баксаң, ике ел Русия чемионы булган такым инде 3 ай хезмәт хакы алган юк икән.

“Барысы да “Рубинның” акчасы күп дип әйтәләр. Чынлыкта уенчылар инде берничә ай хезмәт хакы алганы юк. 5 декабрьдә - өч ай була. Әлбәттә, соңрак иганәчеләр аны каплаячак, әмма бүгенге көндә акча юк. Без инде уенчыларга “бераз түзегез” дип әйтәбез. Ярый әле аңлыйлар”, ди “Рубин” җитәкчесе Корбан Бердыев.
XS
SM
MD
LG