Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин Хаҗ шурасына гаепләү ташлый


Русия үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгат Таҗетдин Русиянең Хаҗ шурасын быелгы Хаҗ сәфәрен тиешенчә оештыра алмауда гаепли. Ул шулай ук Ерак Көнчыгышта кытай халкының арта баруына каршы чара буларак татар һәм башкортларны аларга өйләндерергә тәкъдим итә.

Таҗетдин Русиянең Хаҗ шурасы эшендәге җитешсезлек аркасында быел күп кенә мөселманнар Хаҗга бара алмый калды дип белдерде.

Таҗетдин “Безгә 2 мең урын бирелгән иде, әмма аларның күпчелеген без файдалана алмадык”, - ди.

“Комсомольская Правда” газетында пәнҗешәмбе басылган әңгәмәдә Таҗетдин әйтүенчә, Хаҗ шурасы Согуд Гарәбстаны илчелегенә май аенда ук Русия үзәк диния идарәсенең үз хаҗиларын Татарстан туризм ширкәтләре аша җибәрәчәге турында ялган мәгълумат биргән булган.

“Без соңгы ун елда бөтенләй башка туризм ширкәте белән хезмәттәшлек итеп килдек! Шуңа күрә без хәзер үзебезнең туризм ширкәтен теркибез, ул “Болгар Тур Хаҗ” дип атала. Ул Үзәк диния идарәсе каршында эшләячәк, һәм хаҗиларны изге урыннарга җибәрү белән бәйле барлык мәсьәләләрне без турыдан-туры үзебез чишә алачакбыз”, - ди Таҗетдин.

Ул шулай ук Корбан бәйрәме көнне һәрбер мәчет янында пылау казаннары эленәчәген, корбан итләренең ятимнәр һәм картлар йортларына да җибәреләчәген әйтә.

"Татар-башкортларны Ерак Көнчыгышка җибәрергә!"

Әлеге әңгәмәдә Үзәк диния идарәсе башлыгы Ерак Көнчыгышта кытай халкының арта баруына каршы үз чарасын да тәкъдим итә.

“Кытайлар инде якынга ук килеп җитте, бөтен Себерне тутыралар... Мин Ерак Көнчыгышка миллион татар, миллион башкорт җибәреп аларны кытай һәм корея хатыннарына өйләндерер идем, ә аларның беренче хатыннары булып барыбер татар һәм башкорт хатыннары калыр иде”, - ди ул.

“Шул чакта без бөтен илне, берьюлы көнчыгыш чикләрне дә иминләштерер идек. Бу проблемага табигый чишелеш булачак. Без аның турында шулай шаяртып сөйләшсәк тә, барыбер демографик проблеманы чишәргә кирәк. Шуңа күрә өйләнегез, бала табыгыз, үрчегез”, - ди Таҗетдин.

Ул шулай ук тагын бер мәртәбә күпхатынлылыкка чакыра.

“Минем моңа тискәре карарга хакым юк. Шаригать нигезендә дә, канун нигезендә дә. Балалар күбрәк булган саен дәүләткә яхшырак бит”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG