Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Көнбатыш илләргә үз тәкъдимнәрен җибәрде


Русия президенты Көнбатыш илләргә Европа иминлеге турындагы яңа Килешүгә илнең тәкъдимнәрен җибәрде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Дмитрий Медведев тәкъдиме, Евро-Атлантикадагы бер нинди дәүләт башка ил хисабына үзенең иминлеген арттырырга тиеш түгел, дигән принциптан гыйбарәт, дип яза мәгълүмат чаралары.

Яңа килешү өлгесендә якларның бер-берсенә хәрби ярдәм күрсәтелүе дә каралган. Шулай ук, анда БМО Иминлек шурасы вәкаләтләре турында да әйтелә.

Европа Иминлеге турындагы килешүнең өлгесе ел буе үткәрелгән очрашулар нәтиҗәсендә кабул ителде, диелә Кремль матбугат хезмәте тараткан белдерүдә.
XS
SM
MD
LG