Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Невский Экспресс" шартлавыннан соң 4 кеше табылмаган


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының соңгы мәгълуматларына караганда, "Невский Экспресс" поездына террор һөҗүме нәтиҗәсендә 4 кеше югалган дип санала.

Һәлак булганнар исемлегендә исә 26 кеше. Һәлак булганнарны кемлекләрен ачыклау өчен якшәмбе көнне туганнарына күрсәттеләр.

14 мәет Петербурга алып кителде.

Тикшерүчеләр поездның пластик матдә кергән катнаш шартлаткыч белән шартлатылганлыгын ачыклаган.

XS
SM
MD
LG