Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атакай Смирнов: “Әфган кырларына агу сиптерергә”


Самардагы “Православная народная газета”сын бүгенге рус милләтенең барометры дип әйтеп була. Чиркәү әһелләре үзләренең гыйбадәтханәдәге эшләре белән генә чикләнмичә, актив рәвештә дәүләт сәясәтенә дә тыгылалар, хәтта башка мәмләкәтләргә дә кул сузалар.

“Пора показать характер“ ("Холкыбызны күрсәтергә вакыт") исемле язмада протоиерей Дмитрий Смирнов ерактагы Әфганстан проблемасын хәл итүгә, аерым алганда, аннан килгән әфьюнгә киртә кую юлларын билгеләүгә алына. ”Әфганстандагы мәк кырларына язын пестицид сиптерергә, йә булмаса махсус ракеталар җибәреп, ул кырларны юк итәргә кирәк. Бу иң отышлы ысул, наркотиклар төягән кәрваннарны аулап йөрү дә кирәкмәячәк", ди православ рухание.

Атакай Смирнов шулай ук үзендәге шикне дә белдерә: “Американнар "әфган"га үз гаскәрләрен керткәннән бирле Русиядә наркотиклар сату ун мәртәбә арткан, американнар үзләре катнашмый микән бу мәкерлектә, шуның өчен генә кертмәделәрме икән американнар үз хәрби көчләрен Әфганстанга", ди ул.

Күп еллар 1-нче каналның “Время" тапшыруларын алып барган Елена Козенкова Русиядәге рухи һәм әхлакый йөгәнсезлек турында яза. Каналдан китүен ул редакциядәге шымчылыктан туюы белән аңлата. "Иҗади мохит юкка чыкты. Экранда кан, җәнҗал, шартлау, җимерү генә калды", ди ул.

Газетның шул ук санында Казаннан рус җәмгыяте әгъзасы Михаил Щегловның “Рус телен яклап" исемле мәкаләсе урын алган. Автор Татарстанда рус теленең кыерсытылуына басым ясый. Ул җәмгыять әгъзалары Татарстанда рус телен яклап Русия президенты исеменә хат та язганнар икән. Мәкаләдә "Татарстанда бөтен даирәдә түрәлектә тик татарлар гына" дип языла.
XS
SM
MD
LG