Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин Свердлау өлкәсенә яңа мөфти билгеләде


Свердлау өлкәсенең яңа мөфтие итеп Равил хәзрәт Мамлеев билгеләнде.

Уфадагы Русия Үзәк диния назәрәте рәисе Тәлгат Таҗетдин элекке мөфти Сибгатулла Сайдуллинны вазифасыннан алды.

44 яшьлек яңа мөфти Уфада туган, Истанбул университетында укыган.

Моңарчы ул Үзәк диния назәрәтендә җаваплы сәркатип һәм идарә эшләрен җитәкләүче, аннан соң Яңа Уренгой мәчете имамы һәм Волгоград өлкәсе мөфтие булып эшләде.
XS
SM
MD
LG