Accessibility links

Невский Экспресс һөҗүме өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары үз өстенә ала


26 кешенең үлеменә, 100-ләп кешенең яралануына китергән Невский Экспресс поезды һөҗүме өчен җаваплылыкны чечен сугышчылары үз өсләренә ала.

Бу турыда сугышчыларга бәйле kavkazcenter.com сәхифәсендә әйтелә. Бу хәбәрнең дөреслеген башка чыганаклар аша тикшерү мөмкин түгел.

Анда шартлатуның Доку Умаров кушуы белән әзерләнүе һәм башкарылуы әйтелә.

Умаров үзен “Кавказ әмирлеге” президенты дип игълан иткән иде.

Белдерүдә бу һөҗүм “Русиядәге стратегик әһәмияткә ия урыннарга каршы ел башыннан планлаштырылган һәм уңышлы башкарылган гамәлләрнең берсе” диелә.

Русия прокуратурасы узган җомгада булган шартлаудан соң террорчылык матдәсе нигезендә җинаять эше ачты.
XS
SM
MD
LG