Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афенда демонстрантлар белән полиция арасында чуалышлар булды


Афен – Греция башкаласында бер ел элек үтерелгән яшүсмерне искә алырга чыккан демонстрантлар белән полиция арасында чуалышлар булды.

Яшьләр кибет тәрәзәләрен вата башлагач, полиция аларга каршы күз яше газын кулланган. 150ләп кеше кулга алынган. Каршылык чарасында берничә мең кеше катнашкан.

Узган елның 6 декабрь көнендә полиция хезмәткәре 15 яшьлек анархист Алексис Григиропулосны атып үтергән иде. Бу хәлдән соң Грециянең күп кенә шәһәрләрендә урам җыеннары, полиция белән чуалышлар башланды. Дистәләрчә бина яндырылды, дистәләрчә миллиард долларлык зыян килде.
XS
SM
MD
LG