Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь җырчылар сәхнә шаулатты


“Туган тел-2009” татар җыры бәйгесеннән күренеш
“Туган тел-2009” татар җыры бәйгесеннән күренеш

Уфада сигезенче тапкыр оештырылган “Туган тел-2009” татар җыры бәйгесенең йомгаклау өлеше булып үтте.

Илледән артык яшь башкаручы катнашкан ярышма яңа талантларны ачыклады. 16 яшьтән 35 яшькә кадәр аралыктагы һәвәскәрләр көч сынашты бу бәйгедә.

Бик оста җырлаучылар байтак иде. Шуңа күрә жюрига да иң-иңнәрне сайлау җиңел булмагандыр. Шулай да финал өлешенә 25 яшь башкаручы сайлап алынды. Гала-концерт Башкортстан дәүләт филармониясендә үтте. Жюрига танылган татар җырчысы Нәзифә Кадыйрова рәислек итте. Анда шулай ук күренекле җырчы Идрис Газиев, җыр мөгаллимнәре Светлана Слягузова белән Лира Фатыйхова һәм композитор Алик Локманов та яшь башкаручыларга бәя бирде.

Идрис Газиев
Конкурсантлар ике татар халык җырын һәм ике автор җырын башкарып үз осталыгын күрсәтте. Бәйгенең иң зур бүләген – Гран-прины Чакмагыш районыннан Фидан Бикмурзин яулады. Беренче урынны Балтач районыннан Эльвира Хәмәтнурова белән Оренбур өлкәсеннән килгән Руслан Хисаметдинов бүлеште.

Икенче премиягә дә ике кеше лаек булды – Дүртөйле районыннан Гөлназ Кашапова белән Бүздәктән Сердар Оразморадов. Өченче урынны жюри әгъзалары берьюлы 6 кешегә бирергә булды. Чишмә районыннан Резидә Галиәхмәтова, Салават шәһәреннән Лилия Муллагалиева, Авыргазы районыннан Артур Вәлиев, Бакалыдан Илнур Назаров, Балтачтан Рөстәм Гайнетдинов һәм Бүздәктән Рөстәм Шәрифҗанов өченче урынны уртаклаштылар.

Алик Локманов
Гала-концертны Казаннан килгән “Татарстан-Яңа гасыр” телевидение каналы журналистлары тулысынча төшереп алды. Шушы бәйгене оештыру комитеты рәисе, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, танылган композитор Алик Локманов сүзләренчә, быелгы бәйге чын-чынлап татар яшьләре арасында яңа талантлар барлыгын ачыклады. Алик әфәнде белми әйтмидер, чөнки нәкъ менә ул шушы бәйгенең беренчесеннән әлегесенә кадәр оештырып, әзерләп йөргән кеше.

Гала-концертта финалга чыккан яшь башкаручылар белән бергә күренекле җырчы Идрис Газиев, яшь җырчылар Гөлназ Мөхәммәдиева белән Гөлназ Биктимерова, Яңавыл районыннан тальянчылар ансамбле һәм Татарстаннан килгән кунаклар – “Казан” бию ансамбле чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG