Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия президент сайлауларында Бэсеску җиңде


Романиядә президент сайлауларында хәзерге президент Троян Бэсеску җиңгән.

Илнең сайлау бюросы, Троян Бэсеску 50,3% тавыш җыйды, аның көндәше Мирча Джоане 49, 6% тавыш казынды, дип хәбәр итте.

Социаль демократик фирка башлыгы сайлау нәтиҗәләренә шик белдерде, харәмләшүләр турында белдерде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре Романиядәге икенче тур президент саулаулары "тулаем алганда" оешма стандартларына туры килде, дип белдерде.

Шул ук вакытта, күзәтүчеләр башлыгы Вадим Жданович канун бозулар турындагы шикаятьләрне кичекмәстән тикшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG