Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда туу үлем-китемнән арткан


Соңгы 18 елга беренче тапкыр Казанда туу үлем-китемгә караганда артты. Бу хакта Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе җыелышында белдерде. Аның сүзләрен Казан шәһәр башлыгының матбугат хезмәте китерә.

2009 елның соңгы 10 аенда Казанда 12 369 сабый дөньяга килгән. Бу шушы 10 айда үлгән кешеләр саны белән чагыштырганда 4,5% зуррак.

2008 елда 13 845 бала туган, 14 404 кеше үлгән. 2007 елда 120 113 сабый дөньяга килгән булса, 140 498 кеше теге дөньяга киткән.
XS
SM
MD
LG