Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Әфганстанны коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә чакыра


БМОның Әфганстандагы вәкиле хөкүмәтне коррупциягә каршы көрәштә җитди чаралар кабул итәргә чакырды.

Кай Әйде Кабулда чыгыш ясаганда, әфган халкы коррупция белән көрәштә кичекмәстән конкрет адымнар ясалуын көтә, диде.

БМО вәкиле әйткәнчә, якын арада Әфганстанда буласы халыкара конференциядә, илдә коррупциягә каршы көрәшүче махсус комиссия, мәхкәмә һәм тикшерү оешмаларын булдыру турында сүз барачак.

Ришвәтчелектә гаепләнгән Кабул шәһәр башлыгы, мәхкәмә карарына карамастан, бүген эшкә килде, дип яза мәгълүмат чаралары.
XS
SM
MD
LG