Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт академтеатрында бәйрәм


Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры оештырылуга 90 ел тулды. Шушы уңайдан 11 декабрь данлыклы театрда бәйрәм кичәсе.

Театр оешкан елларында анда әле һөнәри артистлар да булмый. Булганнары да күпчелеге татар сәнгатькәрләре була. Уфада элегрәк оештырылган һәм аннан соң бетерелгән “Нур” татар театры артистлары да шунда үз сәхнәсен таба. Гомумән, Мәҗит Гафури башкорт театрын “татар-башкорт театры” дип атасаң да ялгыш түгел. Чөнки, Уфада, 1990нчы елга кадәр, аерым татар театры булмау сәбәпле, татар артистлары да фәкать анда гына килә иде.

Төрле елларда театрда Башкортстан театр сәнгате данын күтәргән Арслан Мөбәрәков, Гөлли Мөбәрәкова, Муллаян Сөяргулов, Заһир Вәлитов, Хәмит Яруллин, Әхтәм Абушахманов кебек башкорт талантлары белән бергә, Хөсәен Кудашев, Зәйтүнә Бикбулатова, Рәгыйдә Янбулатова, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Ралиф Нәбиуллин, Илсөяр Газетдинова кебек искитмәле талантка ия татарлар да иҗат итә. Аларның кайберләре бүген дә сафта-сәхнәдә әле.

М. Гафури академтеатрында әлеге көндә алтмыштан артык артист хезмәт итә. Аларның байтагы Русия күләмендәге мактаулы исемнәрне – атказанган һәм халык артисты исемнәрен дә алган.
М. Гафури башкорт театры юбилей кичәсенә Татарстаннан, Мәскәүдән, Ырымбур, Чиләбе өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән күп кенә кунаклар да чакырылган.

Татарстанның Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры белән М. Гафури театры гомергә дус яшәде һәм һәрдаим алмаш гастрольләр оештырып торды. Гафури театрын юбилее белән котларга Казаннан Камал театры директоры Шамил Закиров, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм атаклы артист Равил Шәрәфиев килде. Әле бәйрәм тантанасы барышында узган туксан елда сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтелә һәм котлаулар кабул ителә.
XS
SM
MD
LG