Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат чаралары Шәймиевнең тагын бер мөддәткә калачагын фаразлый


Мәскәү – Русиянең мәгълүмат чаралары Миңтимер Шәймиевнең тагын бер мөддәткә Татарстан президенты булып калачагы турында фаразлар бәян итә.

Интернеттагы Слон.ру сәхифәсе бу хакта үзенең Кремльдәге һәм “Бердәм Русия” партиясе идарәсендәге чыганакларына таянып хәбәр итә.

Сәхифә мәгълүматына караганда, Русия президенты Дмитрий Медведевка тәкъдим ителгән исемлеккә Шәймиевнең үзеннән тыш тагын парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин кертелгән.

Басма фикеренчә, бу Кремльнең Татарстан җитәкчесен әлегә алыштырырга теләмәвенә ишарә итә.

Шәймиев Татарстанда 1989 елдан бирле идарә итә. 2010 елның гыйнварында аңа 73 яшь тула. Күптән түгел Шәймиев тагын бер мөддәткә калырга теләмәвен әйткән иде.
XS
SM
MD
LG