Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия җитәкчесе икенче мөддәткә сайланды


Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш
Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш

Абхазиядә шимбә көнне үткән президент сайлауда җиңүне төбәкнең хәзерге җитәкчесе Сергей Багапш яулаган дип хәбәр ителә. Сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, Багапш тавышларның 59,4% казанган. Шулай итеп, икенче тур булмаячак, Багапш тагын бер мөддәткә президент булып кала дигән сүз.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Батал Тапагуа хәбәр итүенчә, Багапшның төп көндәше элекке вице-президент һәм элекке КГБ хезмәткәре Рауль Хаджимба тавышларның 15,4% җыйган.

Тавышларны санау бара
Өченче урында пароходчылык җитәксесе Заур Ардзинба – 10,8%. Эшкуар Беслан Бутба дүртенче – 7,9%, вакытлыча эшсез Виталий Бганба бишенче – 1,5%. Тавыш бирүдә сайлавчыларның 73,4% катнашкан. Төбәктә барлыгы 200 мең чамасы кеше яши.

Хаджимба күп санлы тәртип бозулар булуын һәм рәсми нәтиҗәгә шикаять бирәчәген белдерде. Русия күзәтүчеләре исә тавыш бирүләр гадел үтте дип хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, бу сайлаудан соң Абхазиядә берни үзгәрмәячәк. Төбәк белән алга таба да Мәскәү идарә итәчәк.

Грузиянең бу үзбилгеләнгән төбәге тулысынча диярлек Русия йогынтысында. Абхазларның күбесе абхаз паспортына өстәп Русия паспортын йөртә. Төбәкнең рәсми акча берәмлеге рубль. Абхазларның аралашу теле – урыс теле. Төбәктә бердән-бер җитди инвестор – Русия. Намзәтләрнең барысы да Кремльгә тугрылык күрсәтергә тырышты.

Узган ел Грузия белән кораллы бәрелештән соң Мәскәү Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган иде. Шимбә көнге тавыш бирү шуннан соң үткән беренче сайлау булды.

Русия һәм берничә Латин Америка иленнән кала, дөньяның башка илләре Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танымады.

Грузия бу төбәкләрне әле дә үзенеке дип саный. Шимбә көн үткән сайлауны рәсми Тифлис Мәскәү оештырган “тамаша” дип атады. Төбәктә Русиянең 3,6 мең чамасы хәрбие бар.
XS
SM
MD
LG