Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайда сез, милли миллиардерлар?


Башка еллар белән чагыштырганда быел татар эшмәкәрләре җыены тыныч рухта узды. Татарстаннар төбәктәге эшмәкәрләрне уртак ассоциация төзибез, дип тынычландырды.

Мондый җыелышларда еш яңгырый торган “Татарстаннан ярдәм юк, читтә акча эшләргә ирек бирмиләр, кимсетәләр” дигән фикерләр дә ишетелмәде. Элек Бөтендөнья татар конгрессы эшмәкәрләрне бергә җыеп аларның моң зарларын тыңласа, хәзер ул аларга уртак берләшмә төзергә тәкъдим итә. Бәлки эшмәкәрләрне шул да бераз тынычландыргандыр. Чөнки бу фикерне күпләр уңай кабул итте.

Җыелышка Русия төбәкләреннән 63, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегеннән 12 кеше килгән.

Төп чыгыш ясаучы, “Кара алтын” банкы җитәкчесе Ринат Абдуллин төбәкләрдән җыелган эшмәкәрләргә, республиканың икътисади хәлләренең мөшкел булуын сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстан да башкалар кебек кризис кичерә.

Җыелышта катнашучылар, “хәлләр яхшылардан түгеллеген, Казанга килергә чакыру алгач ук белдек”, ди. Чөнки быел, алар башкалада тору чыгымнарын үзләре түләгән.

Мордовиядәге татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы, эшмәкәр Шамил Бикмаев сүзләренчә, төбәктәге эшмәкәрләр хәергә мохтаҗ түгел, шуңа күрә аларга ярдәм кирәкми.

Шамил Бикмаев
“Урыс мәкале әйтмешли, батучының исән калуы үзенең кулында. Гарипләргә, мохтаҗларга, эше бармаганнарга ярдәм итәргә кирәк. Әмма без андый түгел. Үзебез эшләп, башкаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Мордовия электән татар сәүдәгәрләре белән дан тота. Шуңа күрә башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә хәл яхшырак”, ди Бикмаев.

Әмма ул, милләтне саклап калу өчен урта һәм кече эшмәкәрләрнең генә көче җитми ди. Шамил Бикмаев эре эшмәкәрләрнең милләткә битараф булуына шакката.

“Кая безнең эре татар эшмәкәрләре, шайтан алгыры. Ярый без, урта эшмәкәрләр, милләт дип тырышабыз, нидер эшлибез. Ә алар мондый җыелышларда да катнашмый, аларга дин дә, милләт тә кирәкми. Аларның милләткә битараф булуларына шаккатам”, ди Бикмаев.

Шулай да ул “Кара алтын” банкы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. “Сез булмасагыз, Мордовиядә безгә дистә миллионлаган кредит беркем дә бирмәс иде. Абдуллин бик яхшы банкир. Акча кирәк булса аңа мөрәҗәгать итегез”, диде ул.

Омски татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Рафаэль Зәбиров та акча табу проблема ди. Аның сүзләренчә, алар инде әлеге мәсьәлә турында 3 ел баш вата, әмма әлегә уңай нәтиҗә күренми.

Рафаэль Зәбиров
“Безнең мохтарият күп кенә эшләр башкара, җирле эшмәкәрләр һәрвакыт бу чараларны күзәтеп бара. Без тырышабыз, һәр чараның программасын, максатын, бюджетын язабыз. Әмма эшмәкәрләрдән бу максатларга акча сораганда, булышырга теләүче бик аз. Даими акча бирүче берничә кеше генә бар, әлегә шулар хисабына яшибез”, ди Зәбиров.

Әмма кризис һәм матди кыенлыклар турында сүз чыккан саен, җыелышта катнашучылар темадан тайпылмаска һәм мөмкин кадәр күбрәк яңа төзеләчәк ассоциация турында сөйләшүне сорады.

Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев әлеге берләшмә төзелүнең максатын болай аңлатты.

“Инде 10 ел дәверендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы аша, төбәктәге сәүдә вәкилләре аркылы татар эшмәкәрләренең Татарстан белән багланышы урнаштырылды. Бу бик күркәм күренеш. Киләчәктә исә безгә, горизонталь дәрәҗәдә регионнар аша, татар эшмәкәрләренең үзара мөнәсәбәтен булдырырга кирәк. Шуның нигезендә төбәкләрдә бизнес клублар, ассоциацияләр төзеп, татар эшмәкәрләренең вертикаль һәм горизонталь юнәлештә хәрәкәтен көчәйтергә кирәк. Бу эш киләчәктә Татарстан товарларын читкә сатуга чыгарган вакытта да зур таяныч булачак”, ди Уразаев.

Аның сүзләренчә, әлеге берләшмә Бөтен дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты канаты астында булачак. Бирегә конгрессның төрле төбәктәге әгъзалары да керәчәк.
XS
SM
MD
LG