Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда татар теле олимпиадасы узды


Самарның “Яктылык “ мәктәбендә мәктәп укучылары арасында татар теле олимпиадасы уздырылды. Шул ук көнне өлкәдәге татар теле укытучылары татар теле буенча ел укытучысы исеменә бәйге үткәрделәр.

Бәйгедә өлкәнең Камышлы, Иске Ярмәк, Денис, Гали, Иглай, Яңа Усман, “Яктылык” мәктәпләре балалары катнашты. Ел укытучысы исемен дәгъвалаучылар арасында беренче урынны “Яктылык” мәктәбеннән Рәмзия Зарипова. Икенче урынны Иглай авылыннан Фәридә Маняпова, өченче урынны Иске Ярмәктән Венера Әхмәтҗанова алдылар. Укучылар арасында беренче сафларда Денис һәм “Яктылык” балалары. Икенче урында Иске Ярмәк, Яңа Усман авылы балалары.

Матур итеп шигырь уку үзе бер бүләккә әйләнде. Җиде мәктәптән 27 бала шигъри бәйгедә ярыштылар. Шуларның тик бишесе генә егетләр иде. Шул бишнең икесе мактаулы урыннарны биләде. Камышлы урта мәктәбенең 11-нче сыйныф укучысы Алмаз Зыяков икенче урынны алса, “Яктылык”ның 10-нчы сыйныф егете Фаил Гайнетдинов беренче урынны алды.

27 укучы авызыннан Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан, Зыя Ярмәки, Гакыйл Сәгыйрев, Әнвәр Давыдов, Роберт Миңнуллин, Резеда Вәлиева шигырьләре яңгырады. Шулай ук җирле шагыйрәләр Фәния Кәримова, Сания Морзаханова, Гөлфирә Латыповаларның да иҗатларына балалар мөрәҗәгать иткәннәр. Ә инде Денис мәктәбеннән килгән Лилия Фәтхетдинованың шигырьне җыр белән уратуы кыз баланың сәләт офыгын киңәйтеп җибәрде.

Узган бәйгеләр турында “Яктылык”ның директоры Дания Габдрахимова болай диде:

"Узган еллар белән чагыштырганда быел балалар саны артты. 31 укучы бәйгене кызыклырак иттеләр. Авыллар “Яктылык”ка шатланып киләләр. Шулай ук 13 татар теле укытучысы бер-берсенең дәресләрендә катнашып фикер алыштылар, өйрәнделәр. Алдагы көннәргә үзләренә максат куйдылар.

Ата-аналарда гореф-гадәтләребезне саклап калу теләге зур. Алар тирән уйлап эш итәләр. Шунысы кызганыч ки, татар авылларында “татар теле кирәкми”, дип гариза язучылар бар. Гаиләдә сөйләп кенә ерак китә алмыйсың. Әдәбиятны, тарихны өйрәнергә кирәк", диде Дания Габдрахимова.
XS
SM
MD
LG