Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әби-бабайларның да “төнге клублары” булган


“Мөслимә” исемле иҗтимагый оешма башлыгы Әлмирә Әдиятуллина Шәймиевкә Казандагы төнге клубларның барсын да ябарга кирәк дигән үтенеч белән хат керткән. Әмма башкалар моңа каршы.

“Сөембикә” журналының әдәбият бүлеге башлыгы Илсөяр Иксанова кызы Айсылу белән кайсы төнге клубка барып биеп, күңел ачып кайтып булу турында утырып фикерләшкәннәр. Чөнки менә озакламый кызының туган көне икән. Айсылу әнисеннән киңәш сораган.

“Мин үзем төнге клубларга йөри торган кеше түгел. Әмма туганнардан, яшьрәкләрдән кайда яхшы, кайда начар икәнлеге турында сораштырам. Яшьләр үзләре дә кайсы клубта нәрсә булганны бик яхшы белә. Яшьләрнең җыелышып биисе килә. Без үзебезнең йортыбызда тормыйбыз, аста да, өстә дә кешеләр яши. Өйдә җыелышып биеп ятып булмый бит инде”, ди Илсөяр Иксанова.

Клублар бозыклык оясы

Әлмирә Әдиятуллина
“Мөслимә” иҗтимагый оешма башлыгы Әлмирә Әдиятуллина Казандагы барлык төнге клубларны да ябып бетерергә кирәк дип белдерә. Төнге клублар бозыклык оясы, аннан наркотиклар тарала, яшьләр эчә, исерә ди.

“Мин Татарстан өчен янам-көям. Чөнки ул Русиянең башка өлкәләреннән аерылып тора. Без татарлар, мөселманнар һәр милләткә үзебезнең ягымлы, мөлаем, акыллы якларыбыз белән үрнәк булырга тиеш. Без республикадагы бөтен халыкны яхшылыкка өндәргә тиешбез”, ди Әлмирә Әдиятуллина.

Төнге клубларны ябу таләбе белән 50 кеше имзалаган хатны алар 15 декабрь көнне Татарстан президенты Шәймиев хакимиятенә тапшырган инде. Әдиятуллина имзалар җыю дәвам итәчәк ди.

Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина исә, бу адым катлаулы мәсьәләне хәл итмәячәк дигән карашта.

Күзәтү көчәйсен
Наилә Җиһаншина

“Клублар ябылса, алар яшерен клублар оештырачак. Яшьләрнең җаннары күңел ача торган урыннарга тартылгач, клубларны ябып, юкка чыгарып проблеманы хәл итеп булмый. Ләкин шушы булган урыннарны яхшы оештырып, әхлак кагыйдәләрен кертеп, тәрбия ысулларын куллана алсак, менә шул очракта ул бик файдалы эшкә әйләнер иде, дип уйлыйм”, ди Наилә Җиһаншина.

Илсөяр Иксанова да клублар өстеннән күзәтү бик катгый булырга тиешлеген ассызыклый.

“Клубларны ябу икенче куркынычрак күренешләргә китерергә мөмкин. Яшьләрдә очрашу урынына ихтыяҗ бар икән, алар аны икенче төрле канәгатьләндерә башлаячак. Алар урамнарга чыгарга, идән асларында ниндидер клублар оештыра башларга мөмкин. Миңа калса, монда контрольне көчәйтергә һәм бу төнге клубны ачкан кешеләр өстеннән аларның бөтен таләпләрне үтәвен гадәти хәл итеп куярга кирәк”, ди Илсөяр Иксанова.

Кыш аулак өй, җәй кичке уен

Иксанова сүзләренчә, өлкән буын элек-электән яшьләрдән канәгать булмаган. Моннан мең еллар элек тә яшьләр бик бозылды, дөнья бетә дип әйткәннәр. “Төне буе кайда йөрдең?” дигән сүзләрне хәзерге әти-әниләр дә яхшы хәтерли. Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова да яшьләрнең төнлә җыелуы гасырлардан-гасырларга күчә барган дип белдерә.

Фәнзилә Җәүһәрова
“Яшьләрнең төнге клубларда җыелуы ул бүгенге заман казанышы түгел. Яшьләр элек-электән кыш көннәрендә аулак өйләрдә җыелырга тырышкан. Анда бер-берсе белән күрешкәннәр, аралашканнар, традицион уеннар уйнаганнар. Бу безнең тарихи чынбарлыгыбызның чагылышы, мәдәни традициябез. Кыш көне аулак өй булса, көннәр җылынгач кичке уенга чыкканнар. Таң беленер-беленмәс вакытта гына өйгә кайтканнар. Без үзебез дә нәкъ шулай үстек. Бүген безнең яшьләрнең төнге клубка йөрүе табигый хәл. Ләкин ул төнге клубларның нинди булуы, анда нәрсә эшләүләре – бу икенче мәсьәлә”, ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Яшьләр бик күп төрле. Шуңа күрә, күпләр, бу төрлелекнең бергә җыелу, аралашу урыны булган төнге клубларның да канун бозмый һәм әхлак кагыйдәләрен атлап чыкмый торган үз максатлары булырга тиеш, ди.
XS
SM
MD
LG