Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкәмәсе скинхедлар эшен карый


Уфа шәһәре Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч яшь-җилкенчәккә карата эшне башлый. Җинаятьче егетләр кара тәнле талипны кыйнауда гаепләнә.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте 17 декабрь көнне белдергәнчә, скинхедлар эше мәхкәмәгә тапшырылган. Мәхкәмәнең беренче утырышы киләсе атнада ук булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Уфада август аенда өч урыс милләтчесе кара тәнле егетне кыйнаган иде. Чәчләре төптән үк кыркып алынган, биек үкчәле башмаклар һәм күн бишмәтләр кигән 18, 17 һәм 15 яшьлек җилкуарлар Уфа дәүләт нефть-техник университетында укучы Чад Республикасы ватандашына Уфаның Победа урамында бәйләнә башлый. Скинхедларның берсе кара тәнле талипның аркасына йодрыгы белән суга, икенчесе аягы белән аның эченә тибә. Талип егет җиргә егылгач та, шушы өчәү аны берничә минут дәвамында аяклары белән типкәли.

Шул ук вакытта биредә әллә күпме кеше йөреп торса да, бер генә үтеп баручы да, кыйнаучы егетләрне тыярга да уйлап карамый.
Чад ватандашы бар көчен җыеп, үзенә һөҗүм итүчеләргә каршылык күрсәтә һәм исән кала.

Тикшерү барышында талипка һөҗүм итүчеләр үзләренең “White Pover” дип аталган милләтчел төркем әгъзалары булуын таный. Аларның фатирларыннан шушы хәрәкәтнең билгеләре, киемнәргә тегелә торган тасмалары да алына. Алар кара тәнле талипны кыйнаулары белән горурланып, дусларына да сөйли, мактануларын интернетка да урнаштыра. Хәзер өч скинхедка карата, Русия Федерациясе Җинаять кодексының 116нчы маддәсенә ярашлы, гаепләү белдерелде. Бу җинаять өчен 2 ел төрмә җәзасы яный.

Башкортстанда милләтара татулык хөкем сөрә, дип рәсми белдерүләр ясалса да, соңгы елларда ара-тирә милли нәфрәт нигезендәге җәнҗаллар еш кына булып тора. Йә төрек эшчесен үтерәләр, йә башка мигрантларны кыйныйлар.
XS
SM
MD
LG