Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туган авылым”а яңа инвестор килде


Азәрбайҗан Натиг Бадалов, "озак та үтмәс, бу ресторанлы күңел ачу үзәгенә чират торып керерләр әле!", дип белдерә. Бүгенгә ресторанда хезмәт күрсәтүдән дә, милли ризыкларның тәменнән дә канәгать түгел ул.

Татарстан авылларында яшәүчеләрнең күбесе инвестор дигән сүздән өркеп тора. Җир, мөлкәт проблемаларын тудыручы, күпләрне эшсез калдыручы, вакытында акча түләмәүчеләр дә шулар – әнә инвесторлар, диләр.

Казан үзәгендә нәкъ бик матур бер татар авылы рәвешендә төзелгән “Туган авылым” дип аталаган ресторанлы күңел ачу урнына яңа җитәкче килгәч, монда эшләүчеләрнең барсы да беренче очрашуда ук “кайчан хезмәт хакы алачакбыз соң?” дигән сорау яудырган. Чөнки кайбер хезмәткәрләр әйтүенчә, 6-7 ай бушка эшләүчеләр дә бар икән.

Натиг Бадалов бу сорауны ишеткәч: “Нигә хезмәт хакы түләмәгәч эшләп яттыгыз соң, китәргә кирәк иде”, дигән. Шулай да ул ел беткәнче хезмәткәрләргә булган бурычны түләп бетерергә вәгъдә иткән. Кайберәүләр, “Туган авылым”ның 5 миллион сумнан артык бурычы бар икән дип тә белдерә.

“Туган авылым” да Казанның башка ресторан, кафе һәм төнге клублары кебек Яңа елны каршы алырга әзерләнә. Шоу һәм ресторан бизнесы вәкилләре бу вакытны елның иң төшемле чоры ди. “Туган авылым” сәхифәсе хәбәр итүенчә, Яңа ел төнендә монда эстрада йолдызы Хәния Фәрхи җырлаячак. Ресторанга керү бәясе 3 мең сум тора икән. Аның өстенә ашаганың, эчкәнең өчен дә түләгәч хәйран гына зур сумнар килеп чыга.

Казанда, аерым алганда “Туган авылым”да бәйрәм төненә шулкадәр зур сумнар сорау яңа түрәне дә аптырашта калдырган. Мәскәүдән килгән ресторан бизнесы белгече гаҗәпләнгәч, мөгаен, тәкъдим ителә торган товар сыйфаты белән аның бәясе тәңгәл түгел. Натиг Бадалов шулай ук хезмәткәрләргә мондагы ризыклар бик кыйбат, дип тә белдергән.

Чыннан да, соңгы вакытта халык әлеге үзәктә ризыкларның гына түгел, ә бильярд һәм боулинг уйнау бәяләренең дә шактый кесәгә сугуыннан зарланып башка клуб һәм рестораннарга күчкән иде. Шулай ук чит илләрдән килүчеләр дә “Туган авылым”га кергән өчен генә дә 50 сум түләргә кирәклегенә бик аптырый. Башка илләрдә кеше килгәнгә сөенәләр генә, чөнки алар ашап-эчеп акча калдырып чыгып китә бит диләр. Ә Казанда киресенчә. Хезмәт күрсәтми торып каера башлыйлар.

Яңа җитәкче килгәч кайберәүләр мондагы татар рухына, татар милли ризыкларына игътибар бетәр дип тә борчыла башлады. Натиг Бадалов хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту иң беренче бурыч булып тора, дип белдерә.

Натиг Бадалов
“Бик югары сыйфатлы татар милли ашларын тәкъдим итү иң төп максатларның берсе булып тора. Монда татар ашлары бар барын. Шулай да, бу ризыкларны ашарга безгә күбрәк кеше һәм чит ил кунаклары килсен өчен бөтен көчебезне куячакбыз”, ди Бадалов.

Шулай ук ул Азәрбайҗаннан килгән аш-су осталары монда могҗизалар тудырачак әле дип тә белдерә. Европа һәм рус ашлары булачагын да кире какмый. “Туган авылым”ның ул Казандагы башка туклану урыннарыннан экологик чиста ризык тәкъдим итүе белән аерылып торачак дип әйтә.

Яңа хуҗаның Мәскәүдә данлыклы 6 рестораны бар икән. Һәрвакыт халык күп йөрү һәм ашларының бик тәмлелегенең серен алар Азәрбайҗанның экологик чиста өлешендә - Каспий диңгезе буендагы Зира авылы янында үзләренең хуҗалыклары булу белән аңлата. Шунда җиләк-җимеш, яшелчә дә үстерәләр; тавык һәм күркә дә үрчетәләр; сарык та асрыйлар; тау елгаларыннан мәрсин (осетр) балыгы да тотып Мәскәүгә китерәләр икән.

Киләчәктә Татарстанның сыйфатлы азык-төлегеннән җитештерелгән ризыклар “Туган авылым” өстәленә дә куелыр дигән өметтә алар. Натиг Бадалов әлеге үзәкне яхшы эшләтеп җибәрүдә Казан һәм республика җитәкчелеге дә аңлап булышлык күрсәтер дип ышана.

“Сез моны сатып алдыгызмы, әллә куллануга алып тордыгызмы, сезне кем дип атарга?” дигән сорауга ул: “Мин яңа җитәкче, генераль директор дип әйтсәгез, яхшырак булыр”, диде.

“Туган авылым” 2005 елда Казан меңъеллыгын үткәргәндә ачылган иде. Ул нәкъ милли татар авылының кечкенә генә бер үрнәге булып тора. Әмма әлегә аңа кеше бик аз йөри.
XS
SM
MD
LG