Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават 500 егетне татарча көрәшергә өйрәтте


Салават Йосыпов
Салават Йосыпов

Шуларның егермесе спорт мастеры исеменә лаеклар. Унбише Татарстан чеппионы. Унысы Русия чемпионы. Ә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен йөртә.

Салават Йосыповка 60 яшь тулды. Үзе өчен генә яшәсә бер хәл иде. Салават үз тормышын да заман биеклегендә тәэмин итә, туганнарына да ярдәм кулын суза, туган авылы Иске Ярмәккә дә малын кызганмый.

Салават Самар өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып урта белемне алгач, гаскәр хезмәтен Алманияда уза. Шуннан соң һөнәри белем алып хезмәт юлын Татарстанда алып бара. Ул хезмәт белән спортны игезәк итә. Нефтьче, гер күтәрү остасы, көрәшче. Хезмәт кенәгәсен тик бүләкләр генә бизи.

"Менә ничә ел инде Иске Ярмәк халкының өендә зәңгәр ягулык – газ яна. Ә бит бу рәхәтлекне изге күңелле авылдашларыбыз булдырды. Салават Йосыпов та бу эштә бик зур өлеш кертте. Әле социализм вакытында ук барлык торбаларны да Салават кайтартты, чыгымнарның күп өлешен үз өстенә алды.

Авыл зиратын койма белән уратып тотканда да тимер баганаларны ул тапты һәм чыгымнарны күтәрүдә дә ярдәм итте. Авыл Сабантуйларында төрле уеннарда җиңүчеләргә бүләкләрне дә Салават Йосыпов бирде. Авыл картларының башларында ул бүләк иткән түбәтәйләр, ә инде мәчет-мәдрәсебезгә ярдәме санап бетергесез", ди Иске Ярмәк авылы хәзрәте Габдулла Мөхәммәткәрим.

Самарда Салаватның балачак дусты Фәрид Ширияздан яши. Ул аны яхшы яктан гына искә ала.

"Салават белән бергә уйнап үстек. Шат күңелле, хәрәкәтчән иде. Үзеннән зурлар белән уртак тел таба иде. Үзеннән кечкенәләрнең юлбашчысы булды. Әтиләре Ибраһим абзый гомеренә көрәште. Салават әтисенә охшаган.

Безнең авылда шагыйрь Маннур Сатдаров спортка зур игътибар бирде. Мәктәп директоры булып эшләгәндә авылда трамплин төзетте. Авыл яшьләре өлкә, союз күләмендә трамплиннан сикерү ярышларында катнаштылар. Салават монда да алдынгылар исемлегендә булды. Сабантуйларда Салават көрәште дә, герләр дә күтәрде. Ике потлы герне 80 мәртәбә күтәрә иде.

Салават хәзерге көндә оныгы Наилне үстерүдә ярдәм итә. Көрәшергә, йөзәргә өйрәтә. Туганнарына, ятимнәргә матди ярдәм күрсәтә. Яшьләргә акыллы киңәшләрен кызганмый", диде Фәрид Ширияздан.

Салават Йосыпов 21 ел буена нефть суыртты. Соңгы дүрт елда спорт буенча өлкән тренер вазыйфаларын башкара. Татарстанның атказанган тренеры, гер күтәрү буенча спорт мастеры, татар көрәше буенча атказанган мастер исемнәренә лаек Салават Йосыповны Иске Ярмәк авылында белмәгән кеше юк.
XS
SM
MD
LG