Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ: Атом коралларын киметү сөйләшүләрендә тәрәккыять бар


Русия белән АКШ Стратегик атом коралларын киметү турындагы яңа килешүне әзерләүдә тәрәккыять бар дип белдерә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтүенчә, 1991 елгы СТАРТ килешүе урынына киләчәк яңа килешү Салкын Сугыш чорыннан калган коралларны моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә киметүне күздә тота.

РИА Новости агентлыгы Лавровның тарафлар калган мәсьәләләрне Яңа ел бәйрәме тәнәфесеннән соң карарга мөмкин дигән сүзләрен китерә.

АКШ дәүләт департаменты исә узган 2 айда бу эштә бик зур тәрәккыять булды, әмма мәсьәләләрнең катлаулы булуы сәбәпле сөйләшүләрне ашыктырырга ярамый дип белдерде.
XS
SM
MD
LG