Югары мәхкамә президиумы карарында Лебедевның 2003 елда кулга алынуы һәм тикшерү изоляторында тотылуы канунсыз булганлыгы әйтелә.
2 ел элек Европа кеше хокуклары мәхкамәсе Лебедевны кулга алганда һәм аны тикшерү изоляторында ябып тотканда аның хокуклары бозылган дигән карар чыгарган иде. Старссбург мәхкамәсе карарында Лебедевка хокуклары бозылуны компенсацияләү өчен 10 мең евро күләмендә акча түләнергә тиешлеге дә әйтелә.
Заманында Русиянең иң бай кешесе саналган Ходорковский һәм Лебедев алдашу белән акча үзләштерүдә һәм салымнардан качуда гаепләнеп 2005 елда 8-әр елга төрмәгә ябылды.
Лебедевның адвокатлары бүгенге мәхкамә карарының Лебедев язмышына ничек тәэсмир итәчәген әйтү мөмкин түгел ди.
Ходорковский белән Лебедев хәзер тагын ялган белән милек үзләштерүдә һәм акча юуда да гаепләнә һәм аларга өстәмә төрмә җәзасы яный.
Лебедевның адвокатларыннан берсе Елена Липцер әйтүенчә, Югары мәхкамә карары Лебедевның тиздән иреккә чыгарылачагын аңлатмый.
“Ул төрмәдә калачак. Беренчедән, аңа каршы яңа җинаять гаепләүләре чыгарылды. Икенчедән, ул мәхкамә карары нигезендә төрмәгә ябылды. Шуңа күрә, әлбәттә, бу карар аның төрмә статусына тәэсир итә алмый”, - диде Липцер.
Русия хокук белгечләре бу карарның алга таба Лебедев эшенә ничек тәэсир итәчәген әйтә алмый.
Лебедевның икенче бер адвокаты Владимир Краснов әйтүенчә, әлеге карар Лебедевка каршы эшнең тулысынча җимереләчәген дә аңлатырга мөмкин.
“Мисал өчен 2003 елның 3 июленнән 28 августына кадәр беренчел тикшерү үтте. Лебедев ул чакта зинданда иде. Хәзер ул тикшерү канунсыз үткәрелгән булып чыга. Ул чакта тикшерүгә бәйле күп кенә гамәлләрдә Лебедев катнашырга тиеш яки хокуклы булган. Әмма зинданда булу сәбәпле ул анда катнаша алмады”, - ди Краснов.
Аның фикеренчә бу эш хәзер тулысынча кире прокуратурага тапшырылырга тиеш.
Югары мәхкамә президиумы шулай ук түбәнрәк мәхкамәнең 2004 елда Лебедев һәм Ходорковский җинаять эшләрен бергә кушу карарын да гамәлдән чыгарды.
Лебедев белән Ходорковскийны яклаучылар бу эшләр сәясәт белән, Ходорковскийның Владимир Путинга каршы чыккагы өчен аны җәзалау һәм нефть сәнәгатенә дәүләт контролен көчәйтү белән бәйле дип исәпли.