Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азиядә 5 ел элек булган диңгез ташкыны корбаннарын искә алалар


Азиядә, 5 ел элек Һинд океаны ярларында 230 меңләп кешене үтергән цунами, диңгез ташкыны корбаннарын искә алдылар.

Диңгез ташкыныннан иң зур зыян күргән Индонезиянең Аче виләятендә меңнәрчә кеше мәчетләргә һәм күп кенә корбаннар күмелгән күмәк каберлекләр янына җыелып гыйбадәт кылды.

Тайландның Пукет утравында кешеләр корбаннарны шәмнәр яндырып тынлык белән искә алды.

5 ел элек ул диңгез ташкынына Суматра утравы ярында 9.3 дәрәҗәдәге җир тирбәлешләре сәбәп булды.
XS
SM
MD
LG