ТИҮ Русия Президенты Дмитрий Медведев, хөкүмәт җитәкчесе Владимир Путин һәм дәүләт Думасы башы Борис Грызловларга мөрәҗәгать кабул итте. Анда 2002нче елда узган җанисәпнең гадел булмавы, 300 меңгә якын татарның башкорт булып язылуы телгә алынган.
Республикада халык санын алуда булган фальсификацияне Русиянең статистика идарәсендә дә танулары телгә алынган. Артабан сүз җанисәпкә әзерлек компаниясенең шактый кызып китүе турында бара.
Республиканың рәсми газетлары, радио-телевидение аша татар авыллары турында мәгълүматлар оештырылуы, аларда халыкның татарлашкан башкорт булулары турында аңлатылуы әйтелә. Мөрәҗәгать алдагы елда узачак җанисәпне гадел үткәрүдә ярдәм сорау белән тәмамлана.