Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яппарова: “Мондый хәлнең булганы юк иде әле”


Татарстандагы мәдәният, сәнгать оешмаларына Яңа ел алдыннан автобуслар тапшырылды. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, республикада мәдәният тармагындагы машиналарның 80%-ы тузган иде, дип белдерә.

27 “Fiat Ducato” микроавтобусының берсе “Әкият” курчак театрына эләкте. Театр мөдире Роза Яппарова: “Мондый хәлнең булганы юк иде әле”, дип белдерә. Дөрес, Татарстан өчен машиналар өләшү гадәти хәл кебек. Милиция хезмәткәрләренә, “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә, ЮХИДИга һәм башкаларга биреп торалар.

“Барлыгы 33 автобус тапшырылды. Театрларга гына түгел, язучылар һәм композиторлар берлекләренә дә бирделәр. Бөтен кеше шатланды. Яңа ел алдыннан бу хәл барсы өчен дә зур бәйрәм булды. Хөкүмәт башлыгы да, мәдәният министры да, бу машиналар тагын башка театрларга да булачак, дип әйттеләр”, ди Яппарова.

33 автобусның 27-се “Fiat Ducato” микроавтобуслары иде, калган 6-сы зур “НЕФАЗ”лар. Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бу гамәлне кризис елы булуга карамастан хөкүмәтнең мәдәният тармагына ярдәме буларак бәяләде.

“Әкият” курчак театрының татар төркеме республиканың башка мәдәни төркемнәре белән чагыштырган вакытта күп вакытын юлда үткәрә, берничә бала гына булган авылларга да барып җитә.

“Язмы, җәйме, карлы-буранлы кышмы, көзме, алар һәрвакыт үз тамашачылары янына ашыга. Балалар курчак театрын бик ярата. Килгәннәрен көтеп торалар, хәтта декорацияләрен ташышалар. Татар төркеме бервакытта да чыгымнарны каплый алмый. Хөкүмәткә рәхмәт, алар дотация бирә. Чыгымнарның 20%-ын гына үзебез каплый алабыз. Балалар ерак авылларда яшәгәнгә, аз укучылы мәктәпләрдә укыганга гаепле түгел бит. Без аларны сәнгать белән очрашу бәхетеннән мәхрүм итмәскә тырышабыз”, ди Яппарова.

“Әкият”нең үзендә айга бер тапкыр гына курчаклар татарча сөйләшә. Башкалада татар мәктәпләренең азлыгы бәласе бу, ди Яппарова. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң татар төркеме яңа спектакль өстендә эшли башлаячак.

Нәби Дәүлинең тууына 100 ел тулу уңаеннан алар аның “Җырлап узган җәй” дип аталган музыкаль әкиятен куячаклар. Март аенда премьерасы булыр дип өметләнәләр. Аннан яңа автобуста тагын татар авылларына юл алачаклар.
XS
SM
MD
LG