Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Чуашстан татарлары тормышы


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның моннан берничә ел элек, “Булдырабыз!” дип әйткән сүзләре, Татарстанга гына кагылмагандыр. Бөтендөнья татар конгрессының да кайбер җыелышлары әлеге өндәмә астында узуы, аның бөтен татар дөньясына караганын раслап тора. Чуашстан татарлары да, 2009 елны шушы өндәмәне тормышка ашырып уздырды дисәк, ялгыш булмас.

Татарстан тәэсире

Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, “Азатлык”ка биргән бер әңгәмәсендә, татарның сәяси лидеры бер генә - Миңтимер Шәймиев, дип белдергән иде. Чуашстан татарларының иҗтимагый тормышында алыштыргысыз роль уйнаган мөфти хәзрәтнең, шулай дип әйтүе – республика татарларының Татарстан тәэсирендә икәнлеген күрсәтә.

Татарстан тәэсиреннән читкә китеп тә булмый. Чөнки, Чуашстан Татарстанның чат күршесе. Ә җирле татарларның тормышы, нигездә, Казан, Татарстан белән бәйләнгән. Менә, бу якларда яшәүче татарларның күпчелеге Чуаш телевидениясеннән җирле хәбәрләрне карый алмый. Чөнки, күпчелек татарлар “Яңа гасыр” каналын карыйбыз диеп, иярчен тәлинкәләр куйдырдылар. Ел саен акча түләп, татарча телевидение карыйлар. Ә Чуашстан телевидениесе иярчендә күрсәтелми. Ләкин, татарлар канәгать - үз телендә мәгълүмат ала, тыңлый, шатлана.

Журналистлар

Казан журналистлары 2009 елда, Татарстанның теләсә кайсы районына караганда да, Чуашстанга ешрак килделәр. “Яңа гасыр” да, рәсми газетлар да, гайре рәсмиләре дә, урысчалары да, татарчалары да. Казанга якын булганга гына түгел. Ә Чуашстан татарлары тормышында вакыйгалар күп булганга һәм ул вакыйгаларның Чуашстан дәрәҗәсендә генә түгел, ә гоуммилләт югарылыгында булганы өчен, Казан журналистлары бу яклардагы юлларны еш таптады.

Нәтиҗәдә, Казан татар матбугатында гына да 30 дан артык зур-зур язмалар Чуашстан мишәрләре хакында булды. “Яңа гасыр” каналы аерым сюжетлар белән генә канәгатьләнмичә, махсус тапшырулар да эшләде. Русиянең чит илләргә күрсәтә торган “Русия бүген” каналы Чуашстан татарлары турында тапшырулар шәлкеме чыгарды.

Эшләнгән эшләр

Чуашстанда яшәүче 37 мең татар өчен, 2009 ел күтәрелү, үрнәк күрсәтү, гыйбрәт алу елы булып тарих сәхифәләренә кереп калыр мөгаен. “Татарстан яшьләре” газеты, мәсәлән, Чуашстанга булган бер сәфәрдән соң болай дип язып чыкты: “Бүген татар халкы Чуашстанда гомер итүче татар-мишәрләр кебек яшәргә тиештер, мөгаен. Динен саклап, туган телен, гореф-гадәтләрен кадерләп. Шуңа да узган атнада милләтнең алдында баручы дин әһелләре, күренекле галимнәр, дәүләт эшлеклеләре Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларына җыелды.”

Инде, елга нәтиҗәләр ясаганда, олы эшләрнең кайберләрен санап үтик. 2009 елның гыйнварында, татар сәнгатькәрләренең өч көнлек семинары узды. Әлеге семинарда Казаннан килгән белгечләр, татар халык иҗатыннан дәресләр бирделәр.

Шул ук гыйнвар-февраль айларында, язучы Дамир Гыйсметдиннең иҗади кичәләре Чуашстанда, Казанда узды.

Февраль аенда Халыкара “Урмай моңы” фестивале егерме икенче тапкыр оештырылды. Ул Чуашстанда гына калмыйча, Сембер шәһәрендә дә оештырылды.

Март аенда, Чуашстанда татар мәдәнияте һәм сәнгате көннәре узды.

Июнь аенда берничә мең Чуашстан татары Шәһри Болгардагы зыярәттә катнашты.

Май-июнь айларында республикада сабантуйлар гөрләде.

Октябрь аенда, Шыгырданда алтынчы тапкыр, “Шыгырдан укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән дистәләгән галим, егермегә якын төрле төбәк мөфтиләре катнашты.

Шул ук көннәрдә, Чабаксарда Чуашстан диния нәзарәте оештырылуының 15 еллыгына багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Аның эшендә галим-голәмә, дин әһелләреннән тыш, Чуашстан президенты, премьер-министры, дәүләт шурасы рәисе катнашты.

Октябрь аенда, Урмай авылында икенче тапкыр төбәкара “ART-MEDHIA” дип аталган мөселман җырлары һәм мөнәҗәтләр бәйгесе узды. Әлеге бәйге татар дөньясында мөнәҗәтләргә багышланган бердән-бер фестиваль булып тора.

Ноябрь һәм декабрь айларында Чуашстанда һәм Казанда, Татарстанның, Чуашстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдиновның юбилей чаралары узды.

Моннан тыш, ел буена, республиканың төрле кала вә салаларында Казан артистлары, театрлары чыгыш ясады.

Болар вакыйгаларының кайберләре генә.

Мәчетләр

Чуашстан җирлегендә 40 артык мәчет эшләп килә. Быел, алар сафына тагын берничәсе басты. Шыгырдан авылында, тиңе булмаган, Шәһри Болгарда хәрабәләр хәлендә яткан Җәмигъ мәчет кыяфәтендә мәчет аякка басты.

Урмай авылында, шул ук Шәһри Болгардагы Кара пулат кыяфәтендә өченче мәчет һәм мәгърифәт үзәге төзелеп бетте диярлек.

Канаш шәһәре мәчетендә зурайту эшләре башланды.

Каенлык авылындагы мөселман мәгърифәт үзәге, олы бер комплекс буларак, төзелүен дәвам итте.

Авыллар

Чуашстандагы татар авыллары хакында татар матбугатында шактый язылды. Мәсәлән, шул ук “Татарстан яшьләре” газеты бер санында болай дип язды:

“Чуаш һәм татар авыллары җир белән күк арасы шикелле, бер-берсеннән нык аерыла. Шыгырданга килеп җиткәч, мин моңа тулысынча ышандым. Биредә, гомумән, бер катлы, без күрергә ияләшкән авыл йортын очрату авыр. Шыгырдан халкы ике катлы таш пулатларда яши. Авылны авыл дип әйтергә дә тел әйләнми. Байлар яши торган коттеджлар бистәсе дип атап булыр иде авылны.”

Ләкин, Чуашстандагы байтак авыллар турында шулай дип язып булыр иде.

2009 елда, Чуашстан татар авыллары арасында, Тукай авылы үрнәк күрсәтүче булды. Авылдагы иҗтимагый киңәшмә,элеккеге колхоз җирләрен мәхәлләгә рәсми рәвештә кайтарды. Яңа ел алдыннан гына, бу хакта дәүләт документлары да алынды. Моннан тыш, Тукай авылы быел авыл капкасы ачу белән дә шактый шөһрәт казанды.

Татар авылларына да, андагы түрә-җитәкчеләргә дә гыйбрәт булырлык тагын бер авыл бар. Монысы Озын куак авылы. Әлеге авылда, эшмәкәр-химаяче, хәзер Чуашстан татарлары җитәкчесе булып сайланган Рәшит Сәнҗәпов, үз хисабыннан диярлек, барлык авыл урамнарына да таш юллар салдырды. Авыл халкы эшсез тормасын дип, эш урыннары булдырды. Гомумән, бу шәхеснең башкарган эшләренә карата тулы бер китап язып булыр иде.

Мәгариф

Чуашстанның күпчелек татар авылларында татар мәктәпләре эшли. Әмма. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов сүзләренә караганда, аларда татар теле дәресләре кыскартыла бара. Шуңа карамастан, мәгариф өлкәсендә дә алгарышлар булмады түгел.

Шыгырдан ике урта мәктәпле булды. Шыгырданның беренче номерлы урта мәктәбе мәктәп телевидениясе оештыру өчен, дәүләттән махсус грант алды.

Тукай авылы мәктәбен киңәйтү мәсьәләсе уңай хәл ителде.

Русия ислам университетының Чуашстандагы филиалы уку-укыту эшләрен уңышлы дәвам итте.

Матбугат

Чуашстанның үзендә ике татар газеты нәшер ителә. Берсе аның Батыр районында 1931 елдан ук чыга. “Авангард”дип аталган әлеге басма, кыенлыкларга карамастан, процентлап исәпләгәндә чуаш нөсхәсенә караганда да тиражны күбрәк туплады. Ә райондагы халыкның 25 процентын гына татарлар тәшкил итә.

Республика күләмендәге “Вакыт” газеты да нәшер ителүдән туктамады. Дөрес, әлеге басмага Казан газетлары белән көндәшлек итәргә туры килә. Чөнки, Казанда чыга торган татар матбугатын яздырып алу буенча, Чуашстан Башкортстаннан кала, икенче урында тора. Мәсәлән, бер Шыгырдан авылында гына да, 2 500 данәдә Казан газетлары яздырыла.

2009 елда Чуашстан диния нәзарәте “Гөлстан” дип аталган үз басмасын булдырды.

Аның каравы, Чуашстан татарлары 2009 елда интернет челтәрендә ешрак күренә башлады. Махсус сәхифәләр белән. Тукай авылы сайты, 2009 үзенең бер яшьлеген билгеләде. Диния нәзарәте сәхифәсе дә инде икенче ел эшләп килә. 2009 елда исә, Урмай, Озын куак авыллары пәрәвезгә чыкты. Ел тәмамланыр алдыннан гына, Чуашстан татар мохтарияте дә үзенең сәхифәсен булдырды.

Үзгәрешләр, үсешләр


2009 ел тәмамланганда Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов Русиянең иҗтимагый пулатына Идел буе федераль округыннан вәкил итеп сайланды.

Шулай ук, ел азагында, Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятендә дә үзгәрешләр булды. Аның рәисе итеп,танылган эшмәкәр, химаяче һәм милләтпәрвәр Рәшит Сәнҗәпов сайланды. Ә моңа кадәр рәис булып торган Фәрит Гыйбатдинов мохтариятнең шура рәисе итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG