Accessibility links

Ел яңа, проблемалар иске


2010 елга аяк бастык. Атлыгып чабып та түгел, мәрәләп тә түгел – тыныч кына, эшлекле адымнар белән. Үткән 2009 ел Башкортстандагы “Азатлык” радиосы хәбәрчеләре өчен шактый уңай ел булды.

Татар-башкорт арасындагы проблемаларга, сүз иреге булуына, кеше хокуклары бозылуына кагылышлы хәбәрләрне һич кенә дә эзләп интегелмәде – башкорт милләтчелеге байрагын югары тоткан республика җитәкчелеге үзенең гамәлләре белән көн саен, дигәндәй, аның ише хәбәрләрне тудырып торды. Эшләве җиңел, рәхәт.

2009 елда Башкортстанда “Азатлык” радиосы тапшыруларын тыңлаучылар саны артты булса кирәк. Һәрхәлдә: “Радио аша сезне тыңлавы авыр, “Азатлык” ешлыгында совет чорындагы кебек шытырдаулар, улау-сызгырулар көчәя бара”, дип безгә шылтыратучылар саны арта. Әгәр инде Башкортстаннан тапшыруларда, нигездә, урындагы хакимиятнең кырын эшләре күрсәтелүен искә алсаң, андый улау-шытырдауларны урындагы түрәләр оештырганын шәйләве кыен түгел.

Иң мөһиме – хакимият коридорларында, җитәкче урыннарда күренмәсәләр дә, Башкортстанда 2009 елда да татарлар бар иде әле. Ә менә 2010 елда үтәчәк җанисәптән соң, Башкортстан, татарлар саны буенча, әйтик, Чита өлкәсенә тиңләшүе ихтимал. 2002 елгы җанисәп барышында башкорт түрәләренең тырышлыгы белән 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда татарлар 130 меңгә кимеде. Әгәр инде бу ике җанисәп арасында туган һәм читтән кайткан татарларны да исәпләсәң – 300 меңләп татар юкка чыккан булып чыга. Әлбәттә, республикада фәкать татарларга гына ниндидер үләт зәхмәте тимәде. Эш башкада. Башкорт элитасы үз халкының санын гыйшык-мыйшыксыз гына, караватны шыгырдатмыйча гына арттыру җаен уйлап чыгарды – татарларны башкорт дип язуны.

Ничек кенә булмасын, Башкортстанда татарлар әлегә бар һәм шулар исеменнән “Азатлык” радиосын тыңлаучы милләттәшләребезне Яңа ел бәйрәме белән кайнар котлыйм, хыялларыбызның алдагы мөмкинчелекләребездән көнләшүен телим.
XS
SM
MD
LG