Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция чараларында чит ил кешеләре дә катнашкан


Узган ай гашурa көнендә хөкүмәтне тәнкыйтьләп yзгaн оппозиция чаралары вакытында, Иран рәсмиләре чит ил кешеләренең дә булуын ачыклады. Узган айда бер дини башлыкның вaфатыннан соң арткан урам җыеннарында, оппозиция вәкилләре белән полиция арасында бәрелешләр булган. Күп санда кеше кулга алынган иде.

Күзләү идарәсе башлыгы Хәйдәр Мослеһи дәүләт ТВ каналына биргән мәгълүматында, чит ил кешеләренең гашура көненнән 2 көн алда, ягъни 27 декабрьдә Иранга керүен әйтте. Алар "хөкүмәткә каршы психологик сугышка" катнашуда гаепләнә.

Күзләү идарәсе чарага ничә чит ил ватандашы катнашуы турында тәфсилле әйтмәде.

Рәсмиләр Дубаи ТВ каналында эшләгән сүрияле бер журналистны гына телгә алды.

Каршылык чараларында 8 кеше үлгән, йөзләгән кеше кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG