Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты Раштуадa Косовага бара


Сербия президенты Борис Тадич ике көнлек сәфәр белән Косовога бара. Сербия президенты Косовода Раштуа бәйрәме чараларында катнашачак. Косовоның премьер-министр ярдәмчесе Раме Манаж, Сербиянең Европа Берлеге арадашчылыгында Косовога килүне соравына, Косово ягының каршы килмәвен әйтте.

Борис Тадич серблар өчен изге Высоки Дечани монастрында дога кылачагы белдерелә.

Төбәк үз бәйсезлеген игълан иткәннән бирле, бу Сербия президентының Косовога икенче сәфәре. Сербия әле Косово бәйсезлеген танымый.
XS
SM
MD
LG