Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәгә ярдәм ташучы кәрван Мисырда тоткарланды


Газзәгә ярдәм ташучы 200ләп машина йөртүчеләре чик буенда протест башлады. Мисыр полициясе аларны көч белән туктатырга теләде. Нәтиҗәдә протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр булды. Вакыйгада 50дән артык кеше яраланды.

Газзәгә һуманитар ярдәм ташучы кәрван Мисыр чигендә бер атна көттерелгән иде. Мисырның әл-Ариш портына килеп, Рәфаһ чик буеннан Газзәгә үтеп керергә теләгән кайбер машиналарның Мисыр полиция хезмәткәре тарафыннан Израиль идарәсендәге чик контроль ноктасына җибәрелүе киеренкелекне арттырды. Ярдәм ташучылар моңа каршылык белдереп, протест башлады. Ләкин Мисыр полициясе протестны шунда ук таратты.

Британиядән юлга чыккан ярдәм кәрванны оештыруда мөһим тырышлык күрсәткән Җорҗ Галловәй, Reuter хәбәр агентлыгына биргән әңгәмәсендә, Израильнең Газзәгә ярдәм керешен туктатырга тели дигән фаразын әйтте. Бер баштан икенчесенә Европаны узып, Төркия аша Мисырга барган ярдәм кәрванында 200 машина һәм 520 хезмәткәр бар иде.

Полиция белән чыккан низагта Мисыр полициясеннән 15 кеше, ярдәм оешмалары вәкилләреннән исә 40 кеше яраланган.

Израиль һәм Мисыр Газзәгә зур чикләүләр керткән иде.
XS
SM
MD
LG