Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Европа берлегендә тулы әгъза булырга гына риза


Төркия Европа берлегендә “яртылаш әгъзалыкка” риза түгел һәм бары тулы вәкил булырга гына әзер. Бу хакта Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган белдерде.

“Европа берлегенә кабул иткән очракта, Төркия башкаларга йөк булмаячак, ә киресенчә бар авырлыкны үзенә алачак. Әгәр берлек яңа шартлар үтәү кирәклеген әйтсә яисә чикләнгән әгъзалык тәкъдим итсә, без берлеккә керү планыннан баш тартачакбыз. Без килешүнең бар шартларын да үтәдек, хәзер Европа берлегенең чираты”, диде Төркия премьеры.

Шул ук вакытта Эрдоган Төркиянең Европа берлегенә керү тарафдары булуын белдергән.

Төркия белгечләре фикеренчә, илне Европа берлегенә кабул итәргә теләмәү мөселман һәм христиан илләре арасындагы дини-сәяси каршылыкны арттырачак гына.

Төркиянең Европа берлегендә тулы әгъза булуына Франция президенты Николя Саркози һәм 2008 елны тулы әгъзалык урынына “аерым хокуклы партнерлык” идеясен тәкъдим иткән Германия канцлеры Ангела Меркель каршы чыга.
XS
SM
MD
LG