Accessibility links

Татарстан югары мәхкәмәсе ВИЧлы Изамбаеваны яклап чыкты


Татарстан Югары мәхкәмәсе район мәхкәмәсенең ВИЧ белән зарарланган Светлана Изамбаевага энесен тәрбиягә алырга рөхсәт итмәү турында карарын көченнән чыгарды һәм эшне яңа карауга җибәрде.

Дәүләт оешмалары дәвалап булмый торган вирусны йортү сылтавы белән Изамбаевага 10 яшьлек энесен тәрбиягә алырга рөхсәт бирмәде. Элегрәк булган мәхкәмәләр дә шунды ук карарлар кабул итте.

Изамбаевларның әниләре үлгәннән соң 10 яшьлек Сашаны Чуашстандагы бер гаилә тәрбиягә алган булган. Аннан соң алар баладан баш тарткан, Саша балалар йортына күчерелгән.

Светлана Изамбаева энесен тәрбиягә алу өчен мәхкәмә аша көрәш алып бара. Аңа “Агора” хокук яклау оешмасы ярдәм күрсәтә.
XS
SM
MD
LG