Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстандагы оппозиция ачлык игълан итәргә җыена


13 гыйнварьдан башлап ачлык игълан итү турында оппозициядәге Берләштерелгән халык хәрәкәте бюросы белдерде. Радионың җирле хәбәрчесе, ачлык игълан итүгә оппозияне элекке саклану министры Исмаил Исаковны 8 елга хөкем итү этәрде, дип әйтте.

Ул эш урыныннан бирелгән фатирны улына тапшыруда гаепләнә. Сәяси хәрәкәт, генерал Исаковны төрмәгә ябуны рәсми хакимият белән риза булмаган кешеләргә каршы золым, дип бәяли.

Кыргызстан оппозициясе сәяси тоткыннарны яклау комитетын төзеде. Бу оешмага җәмәгать эшлеклеләре, оппозиция җитәкчеләре һәм журналистлар керде.
XS
SM
MD
LG