Accessibility links

Таһиров: "Төркиләр татардан чыккан"


Индус Таһиров
Индус Таһиров

Академик Индус Таһиров Кытайны өйрәнүче галим Эдвард Паркерның “Татарлар тарихыннан 1000 ел” китабына нигезләнеп, безнең эрага кадәр Кытай тирәсендә берничә дәүләт булуын һәм бу дәүләт арасындагы далалар, татар далалары дип аталуын әйтә.

14 гыйнварда Казан дәүләт университеты китапханәсе бинасында Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге “Татарстан - 2009” симпозиумын үткәрде. Биредә белгечләр республиканың икътисади, сәяси, дини, иҗтимагый тармакларына бәя бирде. 2010 елга фаразлар кылды.

Симпозиум академик Индус Таһиров алып барды. Биредә ул Татарстан дәүләтчелегенең нигезе һәм киләчәге турында сөйләде.

Таһиров сүзләренчә, Татарстан Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда һәрвакыт үз дәүләтчелеген саклап калырга тырыша. Бүген дә ул әлеге юлдан тайпылмый. Академик Русия белән төзегән ике шартнамәне дә искә ала. Беренчесе 1994 елда төзелгәне, Таһиров сүзләренчә, нәкъ менә әлеге шартнамә Татарстанга мөмкин кадәр күбрәк иреклек биргән. Әмма ул елларда Татарстанга ияреп мондый шартнамәне башка күп кенә республикалар да төзегән.

Әмма 2007 елдагы шартнамәне Таһиров, фәкать Татарстан җитәкчелегенең җиңүе ди. Аның сүзләренчә, бу шартнамә элеккесеннән күпкә зәгыйфрәк. Әмма бер генә республика белән дә мондый шартнамә төзелмәгәнен исәпкә алганда, Татарстан өчен бу зур җиңү, ди Таһиров.

Аның сүзләренчә, бүгенге Татарстанның, башка төбәкләр белән чагыштырганда бер башка өстен торуы тарихка да барып тоташа.
симпозиумда катнашучылар

Татарларга Кытайны өйрәнүче галим Эдвард Паркерның 1893 елда ук язылган “Татарлар тарихыннан 1000 ел” китабы белән танышырга кирәк. Әмма академик әйтүенчә, татарлар күп еллар бу китапның бар икәнен дә белмәгән. Әмма биредә Паркер Кытай белемнәренә нигезләнеп, татар төшенчәсенең безнең эрага кадәр 2 меңенче елларның 200нче елларында ук билгеле булуын әйтә. Кытай иле тирәсендә берничә дәүләт булган. Бу дәүләт арасындагы далалар, татар далалары дип аталган. Шуңа күрә, Таһиров татар төшенчәсенең төркиләргә кадәр күпкә алдан барлыкка килгәнен әйтә.

“Бу вакытта бер кабилә, башкаларын бергә җыеп Татарстан дигән дәүләт оештыра. Алар бер телдә аралашкан. Соңыннан ул төрки тел булган. Кайбер чыганакларда бу дәүләт Хиян Ху дип атала. Шуңа күрә татар тарихында мондый күренешләр бар икәнен дә белергә кирәк. Һәм бу китапта татарларның Чыңгызхан чорына кадәр булган көнкүреше тасвирланган. Татарлар монголлар белән янәшә яшәгән. Монголларның дәүләт төзелешендә күп нәрсә татарныкыннан алынган. Билгеле алар арасында һәрвакыт сугышлар барган. Чоры шундый булган. Әмма монголлар да күп нәрсәне кытайлар кебек үк татардан алган. Шуңа күрә монголлар татар җирләренә килгәч, алар тиз арада төркиләште. Монголлар яңа дәүләт төзеде, татарлар идарә итә башлады.

ХХ гасыр башында Татарстан Русиядә башка республикалар белән чагыштырганда мөстәкыйль яшәргә иң әзер республика булган. Бу турыда 1926 елда халык комиссарлары шурасы рәисе урынбасары Рыскулов та әйтте. Аның шундый булуы бай тарихка бәйле”, ди Индус Таһиров.

Җыелышта катнашучылар арасында Таһиров сөйләгәннәргә шикләнебрәк караучылар да булды. Мәсәлән, журналист Лев Овруцкий көлемсерәп, сөйләнгән тарихны Паркер – Таһиров концепциясе дип атый. Аны иң борчыганы исә, кытайларның бу турыда белү, белмәве. “Алар үзләренең, төркиләрдән чыкканнарын һәм алар җирләренең күпчелегенең кайчандыр татарларныкы булганын беләләр микән. Белсәләр моңа нинди мөнәсәбәттә тора икән. Бу мәсьәләдә каршылык чыкмас микән ди”, ди Овруцкий.

Индус Таһиров әлеге сорауга җавап бирүдән читкә тайпылды.
XS
SM
MD
LG