Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Һаитигә меңнәрчә хәрби һәм $100 миллион җибәрә


АКШ президенты Һаитигә меңнәрчә хәрби җибәрү, 100 миллион долларлык ярдәм бүленеп бирү турында белдерде.
Халыкара валюта фонды 100 миллион доллар бирәчәге хакында хәбәр итте.

Каза сәбәпләреннән арындыру өчен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 3 очкычы китте. Русия коткаручыларны һәм күчмә госпитальне җибәрде.

Хәрәбәләр астында бик күп кеше калган булырга мөмкин. Аларны чыгарыр өчен махсус техника һәм коткаручылар кирәк.

Халыкара "Кызыл хач" оешмасының җирле җитәкче, әлегә Һаитидә булган җир тетрәү аркасында 45-50 мең кеше үлгән булырга мөмкин дип әйтте. Төгәл мәгълүмат әлегә юк. "Кызыл хач" оешмасы, Һаитидәге халыкның өчтән бер өлешенә ашыгыч ярдәм кирәк булырга мөмкин, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG