Русия журналистлар берлеге сәркатибе, хокукчы Федотов әйтүенчә, еш кына түрәләр җинаять эзәрлекләве нигезендә журналистларга басым ясый. Аларны гайбәт таратуда гаепләп мәхкәмәгә бирә.
“Хәзер инде бөтен Европада яла ягу һәм мыскыллау өчен җаваплылыкны җинаять кодексыннан алып гражданлык җаваплылыгы өлкәсенә күчерү кампаниясе алып барыла”, диде ул “Эхо Москвы”га.
Федотов тикшерүченең “Новая газета” баш мөхәррире Дмитрий Моратов һәм тагын 3 журналистка карата җинаять эшен ачмау турындагы карарының прокуратура тарафыннан кире кагылуына да тәнкыйть белдерде. Әлеге журналистларга Чечня президенты Рамзан Кадыйров шикаяте нигезендә җинаять эше ачылган иде.
“Мин тикшерүченең җинаять эше ачудан катгый баш тартуына аптырадым. Бу бик батыр адым булды. Ә прокуратураның карарына аптырыйсы да түгел”, диде Федотов.
Ул дәүләт яки юридик затны гаепләү турында сүз барганда, яла ягу буларак җинаять эшен ачу өчен юридик нигез юк дип саный.
“Бу эш белән гадел тикшерүче шөгыльләнгән очракта ул җинаять эшен ачудан баш тартачак, чөнки монда яла ягу күренми”, ди ул “Новая газета”га ачылырга мөмкин җинаять эшен истә тотып.
Билгеле булганча, Татарстан президентының элекке матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга яла ягу гаепләүләре белән 1 ел 9 айга сөргенгә җибәрү җәзасы бирелгән иде.
Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинның кассация шикаятен 15 гыйнварда караячак.