Бу көннәрдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе президиумы журналист Айгөл Мәхмүтова эшен яңадан карарга кушты. 25 яшьлек журналист 5 ел ярымга төрмәгә хөкем ителгән иде. Ул инде 2 ел вакытлыча тоткарлау урынында утыра.
“Судьба Кузьминок” район газетасы баш мөхәррире Мәхмүтова журналист тикшерүләре үткәреп шәһәр мэры Юрий Лужков карары белән, Мәскәүнең Кузьминки районында балалар мәйданчыгында канунсыз рәвештә күпкатлы гаражлар төзүне туктатып кала алды. Шул сәбәпле, күп акчалар һәм кәнәфиләреннән колак каккан түрәләр журналистны төрмәгә утыртуга иреште.
Мәхмүтованың адвокаты Юрий Зак әйтүенчә, Айгөлнең барлык проблемалары газетада Мәскәү мэры Юрий Лужковка ачык хат бастырудан башланган.
“Лужков моны игътибарсыз калдырмады. Канунсыз төзелеш туктатылды. Шул сәбәпле күп кешеләрнең кесәсенә акча керми калды. Мәхмүтованың проблемалары нәкъ шуннан соң башланды да инде”, ди адвокат.
Айгөлгә берничә тапкыр һөҗүм ясала, аны алдашуда, ришвәт алуда гаеплиләр. Журналистның гаепсезлеге турындагы документлар күрсәтелсә дә, Кузьминки районы мәхкәмәсе аңа игътибар итми.
Шуңа “Гражданнар карашы үзәге” оешмасы вәкиле Андрей Черняков Мәхмүтованың эшен кире Кузьминки мәхкәмәсенә кайтару белән канәгать түгел.
“Җинаять эше уйлап чыгарылган, гаеп дәлилләнмәгән. Мәхмүтованың адвокаты моны ачык мисалда күрсәтте. Шуңа да карамастан Русия журналистын акламадылар, ул төрмәдә калды. Һәм карарны яңадан заказ җинаять башкарган шул ук мәхкәмәгә җибәрделәр бит”, ди ул.
Ләкин “Гражданнар хокуклары комитеты” идарәсе вәкиле Рэм Латыйпов моны күпмедер дәрәҗәдә җиңү дип саный.
Чөнки мәхкамә һәм прокуратурага басым ясаган элекке түрәләр күбесе инде идарәдә эшләми һәм кешеләргә ялган мәгълүмат бирү отышлы түгел дигән фикердә тора.
Рэм Латыйпов соңгы вакытта хакимиятне тәнкыйтьләп мәкалә язучыларны төрмәгә утыртуларга борчылу белдерә. Ул моңа мисал итеп 21 айга хөкем ителгән Ирек Мортазинны китерә.
Латыйпов әйтүенчә, моңа кадәр хәзерге заман Русиясендә хакимиятне тәнкыйтьләп китап язган кеше әле төрмәгә утыртылганы юк иде.
“Димәк киләчәктә хакимиятне тәнкыйтьләгән өчен социаль тарткалаш тудыруда гаепләп хөкем итү ихтималлыгы арта. Казанның Киров районы мәхкәмәсе моны ничек эшләргә кирәклеген дә күрсәтте”, ди ул.
Латыйпов чынлыкта гаепләү белдерү сәбәпләре Мортазинның коррупция эшләрен фаш итү белән дә бәйле дип саный.
“Ул элек кулланышта булган кытай автобусларын югары бәядән сатып алынуын күрсәтте”, ди Латыйпов.
Аның фикеренчә, хәзер Казакъстан тәҗрибәсендә, Русия төбәкләрендә дә хакимиятне тәнкыйтьләгән журналистларны хөкем итүләр артырга мөмкин.