Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык исәбен алу араны боза


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Башкортстанда быелгы халык исәбен алуга әзерлекне рәсми оешмалар да, төрле милләтләрнең милли-мәдәни үзәкләре дә киң җәелдерә. Рәсми матбугат та бу эшкә кереште.

Республика хөкүмәтендә бу мәсьәләгә багышланган киңәшмә дә булып үтте. Анда кайбер оештыру эшләре каралды, халык исәбен алуда катнашачак кешеләр күпме булырга тиешлеге, аларның төп бурычлары хакында килешенде.

Республикадагы милли оешмалар да быелгы җанисәпкә әзерлек мәсьәләләрен тикшерә. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты вәкилләре үз киңәшмәсендә халык исәбен алуда үзләренең дә актив катнашырга тиешлеген ассызыклады. Бөтендөнья Башкорт Корылтае Башкарма комитетының яңа рәисе Азамат Галин әйтүенчә, бу эшкә әзерлек Уфада гына түгел, ә районнарда да әүзем алып барылырга тиеш.

Башкортстан татар милли оешмалары да үз утырышларында халык исәбен алуга әзерлекнең мөһимлеген белдерде. Танылган галимнәр Илдар Габдрафыйков белән Рушан Галләмов җитәкчелегендә, татар милли оешмалары вәкилләре халык исәбен алуга әзерлек программасын әзерләгән. “Аны без Казандагы галимнәргә дә җибәрдек. Бу эшне бергәләп, киңәшләшеп алып барасы иде”, - ди Илдар Габдрафыйков.

Башкортстан шартларында җанисәпнең кайбер үзенчәлекләре турында уй-фикерләре белән уртаклашканда Илдар Габдрафыйков 2002 елдагы хәлләр кабатланачагына шик юк, дип белдерде. Бу юлы да татарларны башкорт дип яздыру киңкүләм төс алачак, ди Илдар әфәнде. “Быелгы халык исәбен алуга әзерлектә дә, узганындагы кебек үк, Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары зур пропаганда эшен җәелдерә. Телевидениедә бу темага махсус тапшыруларның күпчелеге татар авылларыннан әзерләнә. Анда яшәүче татарлар - телләрен югалткан башкортлар, дигән фикер халык аңына сеңдерелә”, - ди Илдар Габдрафыйков.

Башкортстан дәүләт телевидениесе узган елның соңгы айларыннан ук бу темага бәйле махсус тапшырулар башлап җибәрде. Мисал өчен, “Бер авылның тарихы” дигән тапшырулар көн саен диярлек эфирга чыга. Аларның күпчелеге нәкъ менә татар авылларыннан әзерләнә. “Халык исәбен алу чарасы хәзер Башкортстан шартларында татар белән башкорт халкы арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерүче чарага әверелде”, - ди Илдар Габдрафыйков.
XS
SM
MD
LG