Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәгыйзов форумдагы сүз өчен җавапка тартырга таләп итә


Татарстанның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Рәшит Вәгыйзов интернет форумда әйтелгән сүз өчен хокук саклау оешмасына шикаять иткән. Анда ул "Бердәм Русия" фиркасенең интернет форумында омбудсменның эшчәнлеге турында негатив мәгълүмат тарата, дип язган. Яла ягу гаепләве белән җинаять эше ачылган булган.

Форумда Юрий Егоров дигән исем астында бер кеше, Вагыйзов үзендә эшләгән кешеләргә басым ясый, хезмәткәрләрне эштән китәргә мәҗбүр итә, дип гаепләп чыккан.

Егоровның фатирында тентүләр булган. Ул, Татарстанның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле аннан башка эш өчен уч алырга тели, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG