Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган-Путин очрашуы нәтиҗәләре


Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганның биш министр белән Русиягә булган ике көнлек сәфәре илләрнең стратегик уртаклыгын ныгытты.

Владимир Путин чакыруы белән Мәскәүгә килгән Тайип Эрдоган, Русия һәм Төркиянең барлык тармакларда мөнәсәбәтләрне төрлеләндерә башлавын әйтте. Ике ил вәкиле алдагы биш елда сәүдә күләмен 100 миллиард долларга арттыруны максат итеп куя.

Эрдоганның Мәскәү сәфәрендә иң нәтиҗәле яңалык исә ике ил арасында виза режимын бетерү адымы. Русия президенты Дмитрий Медведевнең май-июнь айларында Төркиягә булачак эшлекле сәфәре вакытында виза мәсьәләсендә килешүгә кул куелачак.

Мәскәүдә булган очрашудан соң мәгълүмат чаралары алдында чыгыш ясаган ике ил премьерлары ике яклы мөнәсәбәтләрнең киләчәге турында уңай ишарәләр күрсәтте.

Төркиянең Самсун-Җәйһан нефть үткәргече проектына Русиянең катнашуы ихтимал. Очрашу вакытында энергия өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру юнәлешендә тәкъдимнәр каралды.

Путин белән инде 10нчы мәртәбә очрашуын искә төшергән Эрдоган, соңгы очрашуның бик файдалы узуын әйтте.

Русия Самсун-Җәйһанга уртак


Русия премьеры ярдәмчесе Игор Сечин, Русия һәм Төркия Самсун-Җәйһан нефть үткәргеч проекты төзелешенә инвестиция кертү шартлары турында сөйләште, дип әйтте. Русия проектта әүзем катнашырга җыена.

Путин Көньяк агым һәм башка энергия проектларының әһәмиятен телгә алды. Русия премьеры Төркиянең 70%лык газ ихтыяҗын Русиядән алуын искә төшереп, Төркия энергия сәүдәсе белән генә чикләнмичә, моны инвестициягә әйләндерү юлын карарга тиеш, диде.

Очрашу барышында энергиядән кала яшелчә һәм җимеш сатып алу шартлары да каралды.

Кавказ проблемасы

Матбугат очрашуы вакытында Минск төркеме әгъзасы буларак, Русиянең Югары Карабах мәсьәләсенә ни дәрәҗә өлеш кертә алачагы турындагы сорауга Путин, бу мәсьәләне аерым чишәргә киңәш итте. Кавказдагы проблеманы "бер юлы" хәл итәргә тырышу нәтиҗә бирмәячәк, диде ул.

Израил белән урындык низагы

Израилнең Төркия илчесен мыскыллаган хәрәкәте өчен Төркиядән гафу үтенергә мәҗбүр булуы дөнья мәгълүмат чараларында зур урын алды.

Бу хакта чыккан хәбәрләрдә, президент Гүлнең: "бер көн эчендә Израил рәсми гафу үтенмәсә, Төркия илчесен Анкарага кайтарачак", дигән сүзенә урын бирелде.

Мәгълүм булганча, Төркия илчесе Израил тышкы эшләр министрлыгына чакырылган һәм түбән урындыкка утыртылган. Израиль рәсми, илче аңламасын өчен яһүд телендә әйтеп: "Урынын белеп утырсын", дип төрттерде. Һәм моның махсус эшләнүен әйткән иде.

Израил Тышкы эшләр министрының бу хәрәкәте Төркиядә зур каршылык тудырды. Болай да соңгы айларда начарайган ике ил мөнәсәбәтләре бер көндә көрчеккә терәлде.

Times газеты бу хәбәрне, "мөселман дөньясындагы иң якын беректәше Төркия белән барлык мөнәсәбәткә балта белән чапкан соңгы низагтан соң, Израил гафу үтенергә мәҗбүр булды", дип язды.

Израилнең югалтуы зуррак

Израилнең элекке Төркия илчесе Алон Лиен, Төркия-Израил мөнәсәбәтләре бозылган очракта, Израил күп нәрсә югалтачак, дип әйтте.

Израилнең дипломатия гаебе турында Британиянең Financial Times газетына әңгәмә биргән илче, Төркиянең безгә булган ихтыяҗына караганда, Израилнең Төркиягә ихтыяҗы зуррак.

Якын Көнчыгышта Израил чикләнгән. Төркиянең исә барлык Якын Көнчыгыш илләре белән мөнәсәбәте яхшы, Израилнең төбәктә 22 ил арасында 2 ил белән генә мөнәсәбәте яхшы. Әгәр Төркия-Израил мөнәсәбәтләре суынып китсә, моның Израилгә зыяны зуррак булыр.

Шулай ук Лиен, Израил Тышкы эшләр министрының Төркия илчесенә кылган мөнәсәбәте турында, Израил дипломатиясен "көлкегә" калдырды, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG