Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия һәм Израил хөкүмәтләре уртак җыен үткәрде


Берлинда тарихта беренче тапкыр Германия һәм Израил хөкүмәтләренең уртак җыелышы үтте.

Анда ХАМАС төркеме белән сөйләшүләрдә Берлинның арадашчылык итүе турында сүз барды, шулай ук Иран атом программасы да тикшерелде, дип хәбәр итә агентлыклар.

Израил һәм Көнбатыш илләре Тәһрән атом коралын ясарга тырыша дип шикләнә.

Германия - Израилнең төп сәүдә партнерларының берсе. Илләр арасында элемтәләр канцлер Ангеле Меркельнең Израилгә 2008 елда сәфәреннән соң ныгыды, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG