Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда “Нардуган” бәйрәме үтте


Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында керәшеннәр “Нардуган” бәйрәмен уздырды. Анда Мамадыш, Алабуга, Зәй, Сарман, Питрәч, Тукай һәм башка район-шәһәрләрдән килгән кунаклар да катнашты. Быелгы “Нардуган”ны Чаллы керәшеннәр җәмгыятенең яңа рәисе Виталий Агапов алып барды.

Чаллы керәшеннәре бәйрәмне 18нче тапкыр уздырды. Башка еллардан аермалы буларак, быел рәсми котлауларга, чит төбәкләрдән килгән вәкилчелекләргә сүз бирергә вакыт каралмаган иде. Сәхнәдә Виталий Агапов һәм Райчка Ипеева барлык вазыйфларны үз өсләренә алды. Шаярттылар, көлдерделәр, “Нардуган” бәйрәме белән котладылар.

Виталий Агаповның “Моңлы Чаллы” ансамбле “Нардуган” йоласы тамашалары белән сәхнәдән төшмәде диярлек. Агаповның сүз арасында гына әйткән “керәшен егете керәшен кызына өйләнсә, өченче керәшен чыга”, дигән шаяртуын да меңгә якын тамашачы алкышлап каршы алды.

“Без керәшен хәрәкәтен башлаганда халык болай күп йөрми иде. Килүчеләр саны арта, халык дуслары, якыннары, яраткан артистлары белән очрашырга килә. Без барыбыз да авылдан. Авылдашлар белән дә очрашабыз. "Нардуган" елдан-ел матурая. Яңа рәисебез Виталий Агапов алга таба да шушы һәм “Питрау” бәйрәмен яхшы оештырыр”, дип ышана 1995 еллардагы Чаллы керәшеннәре җәмгыяте рәисе Александр Филимонов.

Виталий Агапов

Петр, Нина Кудряшовлар бәйрәмгә гаилә белән килгән. Аларның кызы Алена керәшеннәрнең республика күләмендә узган чараларында да актив катнаша.

“Быелгы "Нардуган" бәйрәме бик ошады, аңа бик шат. Башка елларда үзем дә катнаша идем. Быел дәүләт имтиханнары булды. Алга таба мондый эшләрдә катнашырмын”, диде Алена.

“Бәйрәмдә яшьләр күп. Атнакич мәктәбе укучылары катнашуы да сөендерә. “Нардуган”ның елдагысы елга охшамый, монысы әйбәт”, дип өстәде Аленаның әнисе Нина Кудряшова.

Хәзер инде Чаллы керәшеннәре җәмгыяте рәисе, Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов фикере:


“Нардуган” бәлки башка җирләрдә узмагандыр да. Ләкин мин туып-үскән Зәй районы Сәвәләй авылында мин белә-белгәннән аны гел билгеләп уздыралар. Монда кара көч белән ак көч көрәше дә беркадәр тасвирлана. Кемдер өметләнеп йөзек сала, йон яндырулар, итек томырулар, бәйрәмнең төрле күренешләре була. Сәхнә тамашасы халыкка охшый.

Ни өчен бүген монда сәясәт булмады дигәнгә, җавап мондый: сәясәтнең урыны башка, монда халыкның башын катырырга кирәк түгел. Халык бирегә ял итәргә килә. Сәясәт белән сәясәтчеләр, фән кешеләре шөгыльләнсә әйбәтрәк булыр”, дип саный Виталий Агапов.

“Нардуган”да яшь егетләрнең сәхнәдә тәбикмәк пешереп тамашачыны сыйлавы кызыклы күренешләрнең берсе булды һәм халык аны яратып кабул итте. Керәшен бәйрәмендә татар артистлары да, татар тамашачылары да күпләп катнашты.

Егетләр тәбикмәк пешерә
XS
SM
MD
LG