Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказ мөселманнары башлыгы Горбачевны җавапка тартырга чакыра


Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Аллахшукур Пашазаде Михаил Горбачев белән бергә СССР башында торган түрәләр Бакуда 1990 елның 20нче гыйнварында булган канлы вакыйгалар өчен җавап бирергә тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул Азәрбайҗанда булган конференциядә әйтте.

Мөфтий 20 гыйнварь вакыйгаларын тикшерү комитетын төзергә тәкъдим итте. Канлы вакыйгаларның 20 еллыгына багышланган конференциядә парламентка мөрәҗәгать тә кабул ителде.

Кавказ Диния нәзарәте башлыгы Аллахшукур Пашазаде башка дин әһелләре белән бергә шәһитләр аллеясында булды, һәлак булган кешеләр һәйкәленә чәчәк салды һәм алар рухына дога кылды, дип хәбәр ителә.

20нче гыйнварга каршы төндә Азәрбайҗан башкаласы Бакы һәм башка шәһәрләргә СССР гаскәрләре бәреп керде. Нәтиҗәдә 136 кеше һәлак булды, алардан 117-се азәрбайҗан булган, 744 кеше җәрәхәтләнгән, 4 кеше хәбәрсез югалган, 400 кеше кулга алынган булган.
XS
SM
MD
LG