Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә Сабирҗанова татар туе тарихын тикшергән


Диләрә Сабирҗанова
Диләрә Сабирҗанова

Самар мәктәпләре укучылары фәнни хезмәтләр яза башлады. Шәһәрнең 41нче мәктәп укучысы Диләрә Сабирҗанова балалар арасында узган фәнни бәйгедә беренче урынны яулады. Ул "Татар туеның тарихы һәм бүгенгесе" турында язган. Шул уңайдан без Диләрә белән әңгәмә кордык.

- Диләрә, укуларың ничек? Кайсы фәннәр күбрәк күңелеңә хуш килә?

- Барлык фәннәрне дә “5”легә укыйм. Тарихны күбрәк яратам. Кызык әйберләр күп.

- Мәктәбегездә узган бәйгедә балалар ниндирәк темалар сайлап алды?

- Күпчелеге ватанпәрварлык турында язды. Икесе генә милли темага кагылган иде.

- Үз темаңны язар өчен әдәбиятны кайдан алдың?

- Өебездә бай татар китапханәсе бар. Интернетта да күп әйберләр таптым.

- Нигә син туй темасын сайладың?

- Мин кыз кеше бит. Залдагылар бик кызыксынып тыңлады. Укытучым: “Мин моңа кадәр татарлар турында бернәрсә дә белмәгәнмен икән”, диде.

- Үзең чын татар туенда булганың бармы соң?

- Самарда да, Казанда да татар туйларында булганым бар.

- Туйга бүләксез бармыйлар. Кәләш белән кияүгә нәрсә бүләк итәсең?

- Матур җыр.

- Татарча җырларга кем өйрәтте?

- Мин Самар опера театры каршындагы музыка мәктәбендә дә укыйм. Татарча җырлавымны укытучым хуплый.

- Син җырчы булырга җыенасыңмы?

- Юк. Гаиләмнән аерылып йөрисем килми. Журналист буласым килә.

- Синен чыгыштан соң, сорау бирүчеләр булдымы?

- Бер рус әбисе: “Сездә башка милләт кешесенә кияүгә чыгарга ярыймы?” дип сорады. Һәркемнең үз эше дидем. Тик менә татар кызы яһүд, руска кияүгә чыккач, балалары туу белән орыш башлана. Исем кушу да да конфликт туа.

- Сөйләвен матур сөйлисең, ә үзең руска чыксаң дип сорамадылармы.

- Сорадылар. Үз милләтеңне үстерергә кирәк дидем.

- Татар туе турында сөйләгәндә ниләр күрсәттең?

- Чәк-чәк, талкыш каләвә, чиккән сөлгеләр, татар милли костюмнары төшерелгән китап, никах мәҗлесеннән фотолар күрсәттем.

- Ризыкларга карап кына тордылармы?

- Юк, кабып та карадылар. Бик яраттылар. Аларның бу ризыкны беренче ашаулары иде.

- Һәр бәйгедә җиңүче була. Бу юлы кемнәр җиңде?

- Өченче урынны җиденче сыйныф малае алды. Ул яһүдиләрнең тарихтагы урыны туында язган иде. Икенче урынга өч хезмәтне лаек дип таптылар. Алар: борынгы Русиядә рус кызы костюмы, урта гасыр каһарманнары һәм япон самурайлары хакында язган эш авторлары иде. Беренче урынны мин алдым.
XS
SM
MD
LG