Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япон һава юллары ширкәте глобал кризис аркасында бөлгенлеккә төште


Азиянең иң зур һава юлы ширкәтләренең берсе Япониянең Japan Air Lines ширкәте банкротка чыкты. Ширкәтнең бурычы 16 ярым миллиард доллар булган.

Ширкәт очышларны дәвам иттерәчәк. Япония хөкүмәте "яңадан төзекләндерү" программы нигезендә ширкәт эшен туктатмый. Глобаль икътисади кризис сәбәпле, юлчылар саны кимүе һәм артабан уртакларның үз хиссәләрен ширкәттән ала башлавы, ширкәтне бөлгенлеккә төшергән төп фактор дип исәпләнә.

Хәзер ширкәттә эшләгән 15 мең кеше - ягъни һәр 3 эшченең берсе эшен югалтачак.
XS
SM
MD
LG