Чәршәмбе республика элитасы президентны туган көне уңаеннан котлау белән мәшгуль иде. Алай да башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чаралар тынычрак узды. Ни әйтсәң дә 73 яшь, аз вакыт түгел һәм аны җәмәгатьчелеккә сөйләп йөрүдән файдасыннан күбрәк зыяны гына була ала. Бигрәк тә ел дәвамында да кайбер сәясәтчеләр, еш кына Шәймиевнең өлкән яшьтә булуын әйтеп килде.
Шәймиев исә, яшьләрчә, дәртләнеп эшләвен дәвам итә.
Карт ат буразнаны бозмый
Татарстанда башлыкның төгәл кем булачагы 25 мартта билгеле булачак. Дмитрий Медведев президентны Шәймиев, Мөхәммәтшин һәм Миңнеханов арасыннан сайлаячак. Сәясәт белгечләре исә, Татарстанда алдагы елларда президент кем булачагы узган ел ахырында ук билгеле булды, ди. Алар фикеренчә, тәхеттә Шәймиев утырачагына берәүнең дә шиге юк. Алай да республикада сәяси даирәдә, халыкны борчуга салырлык фаразлар ишетелә.
Кайбер мәгълүматларга караганда, федераль үзәк бер елны Башкортстан һәм Татарстан президентын алмаштырырга авырсына. Шуңа да башта, Рәхимовны, ә Универсиада узгач, Шәймиевне җитәкчелектән алырга планлаштыра.
Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов исә, бу фаразларны тагын да бутый. Аның сүзләренчә, күптән түгел Дмитрий Медведев белән очрашканда, Владимир Жириновскийның төбәк җитәкчеләренең ике мөддәттән дә артык вакыт идарә итмәскә тиеш дигән фикере тикмәгә генә әйтелмәгән. Болай булган очракта Татарстан һәм Башкортстан җитәкчесенә үз урыннарында утырып калырга бик авыр булачак.
Әхмәтов фикеренчә, Шәймиевнең президент булып калырга әллә ни теләге юк. Аның Петербурда узган “Бердәм Русия” җыелышына бармавы, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гадәти булмаган әңгәмәләр бирүе, вәгъдә ителсә дә һәр ел була торган Дәүләт Шурасына юлламасын ясамавы: барысы да президент тирәсендәге хәлләрне бутый.
Әхмәтов, әгәр Шәймиев президент булмаса, ниләр булыр икән дигән фаразлар да ясый. Һ”Билгеле, ул вакытта тәхет я Мөхәммәтшин, я Миңнехановка эләгәчәк”.
Мөхәммәтшин Шәймиев шәүләсе
Сәясәт белгече фикеренчә, Мөхәммәтшин Шәймиевка иң якын кеше. 80нче еллар ахырыннан бирле алар гел бергә. Әхмәтов шаярып, бу ике сәясәтченең эшләү дәверендә бер под тоз ашап бетерүләре һәм Мөхәммәтшинны Шәймиев шәүләсе булуын әйтә. Шуңа да Татарстан президенты үз урынына Мөхәммәтшинны калдыру яклы булырга мөмкин.
“Әмма федераль үзәк аңа шикләнеп карый. Чөнки бер яктан, ул электән үк Шәймиевнең Татарстанны бәйсез итү сәясәтеннән чыкмады, икенчедән, президент булгач, аңа федераль үзәк кушканнарны башкарырга кирәк булачак. Мәскәү исә, мөмкин кадәр тизрәк республиканы үзенә күбрәк бәйле итәргә тели. Шуңа күрә Русия җитәкчелегенең Мөхәммәтшинга карашы бер яклы гына түгел”, ди Әхмәтов.
Мәскәү Миңнехановны хуп күрә
Аның фикеренчә, федераль үзәк президент урынына Миңнехановны хуп күрә. Чөнки ул төрле икътисади авырлыклардан чыга торган, менә дигән икътисадчы. “Миңнеханов яшь, Шәймиевне хәтерләтә. Аерма шунда премьер, бөтен нәрсәдән матди табыш эзли һәм сәясәтне яратмый. Аның каравы, һәрбер эшендә ул федераль үзәк кушканнардан чыкмый, һәр проблеманы яңа юллар белән хәл итә, куйган максатларына ирешә. Ул президент булса, республикага кергән инвестицияләр бермә-бер артачак. Аны Путин да, Медведев та үз итә. Һәрхәлдә Миңнеханов Медведевнең модернизация турындагы томанлы фикерләрен тормышка ашырырга ярдәм итә алырлык җитәкче”, ди Әхмәтов.