Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаити порты төзекләндерелде


Һаитида 7 дәрәҗә булган зилзиләдән зыян күргән башкала порты яңадан эшли башлады. Порт диңгез аша җибәрелгән халыкара ярдәмнәрнең илгә керүе өчен зур әһәмияткә ия.

АКШ дингез көчләре һәм хәрбиләрнең портны яңадан ачу тырышлыклары кичә 5.6 көчендә булган зилзиләдә бераз туктап калган иде. АКШ хәрбиләре бүген портның яңадан эшли башлавын белдерде.

Рәсмиләр портның бер өлешендә әле төзекләндерү эшенең дәвам итүен белдерде. Һаитига меңләгән хәрби һәм һуманитар ярдәм җибәргән АКШ, ярдәм әйберләре ташыган очкычлар өчен күрше Доминик җөмһүриятендә икенче бер һава аланын куллана башлаган иде.

Бу илгә ярдәм әйберләре очкычтан күбрәк, йөк ташый торган көймәләр ярдәмендә кертелә. Порт эшли башлау белән беренче 24 сәгать эчендә АКШ, Франция һәм Һолландиядән килгән 124 контейнер мал портка тапшырылган.
XS
SM
MD
LG