Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, дөнья илләрен Иранга каршы яңа санкцияләр кертү турында ашыкмаска чакырды. Лавров Мәскәү хакимияте башта Ираннан бу хакта конкрет гамәл күрергә тели, дип әйтте. Лавров шул ук вакытта Иранның БМО тәкъдименә каршы чыгуына ризасызлык белдерә.
БМО планына күрә, Тәһран уранны үзе баетасы урынына бу ихтыяҗын Русия яисә Франциядән тәэмин итәргә тиеш иде. Бу Иранның чыннан да атом коралы белән мавыкмавын аңлар өчен алга сөрелгән иде. Иран бу тәкъдимне кабул итмәвен рәсми рәвештә белдерде.
Хәзер Көнбатыш илләре Иранга яңа чикләүләр кертергә тели. Ләкин БМО әгъзасы Кытай бу тәкъдимгә каршы тора.