Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либан президенты очкыч казасын террор дип санамый


Либан президенты Мишель Сөләйман "Боинг-737"очкычның террор аркасында казага очрау ихтималы аз, дип саный.
Бәйрутта чыгыш ясаганда Сөләйман, әлегә фаҗигале хәлнең сәбәбен тикшерүчеләр ачыклар, дип белдерде.

Бәйруттан күтәрелгән очкычта шартлау була, ул Урта диңгезгә төшә.

Эфиопия ширкәтенә караган "Боинг-737" очкычында 90 кеше булган. Юлчылар арасында Франция илчесенең хатыны да бар, дип хәбәр ителә. Русия консуллыгы биргән мәгълүматларга караганда, очкычта бер Русия ватандашы булган.

Һәлак булган ике кеше табылуы турында билгеле. Төрле мәгълүматларга караганда, икедән алып җидегә кадәр кеше исән калган.

XS
SM
MD
LG